Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга аграрийлары терлек азыгы әзерли

Терлек азыгы әзерләүдә иң яхшы нәтиҗәләр — «Яшь көч» агрофирмасында.

Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдында бүгенге төп бурычларның берсе — терлек азыгы әзерләү. — 4752 гектар күпьеллык үләннәр, 200 гектар берьеллык үлән чабылган инде.

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов сөйләвенчә, атна башына бирелгән мәгълүмат буенча, 4515 тонна печән әзер, бу тиешле күләмнең 72 процентын тәшкил итә. Сенаж 28560 тонна салынган — ниятләнгәннең 54 проценты дигән сүз. Шартлы рәвештә алынган бер баш малга 16 центнер терлек берәмлеге туры килә, норма буенча ул — 30 центнер.

Әйтергә кирәк, бу республика буенча бишенче күрсәткеч, һәм ул Татарстан буенча уртача саннан — 11,7 центнердан — сизелерлек артык.
Терлек азыгы әзерләүдә иң яхшы нәтиҗәләр — «Яшь көч» агрофирмасында — бер баш терлеккә 25 центнер, «Якты үзән» җәмгыятендә − 21,4 центнер, «Яңа Юраш» та − 16,5 центнер. Калган хуҗалыклар алардан бераз калыша. «Мир» ҖЧҖ нәтиҗәләре − 9,5 центнер терлек берәмлеге, «Әхмәтҗанов» КФХныкы − 11,5 центнер, «Башак» кооперативында − 12,4 центнер.

Алабуга болыннарында сенаж өчен берьеллык үләннәр әле 2701 гектарда һәм кукуруз — 2255 гектарда чабылмаган, анысы быел былтыргыга караганда күбрәк чәчелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев