Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга авыл хуҗалыгы предприятиеләре алып торган мәйданнарның өчтән бере бөртекле һәм бөртекле-кузаклылардан азат ителгән

Бөртекле һәм бөртекле-кузаклылар барысы 11 мең 722 тонна сугылган.

Икмәк 6 мең 466 гектарда суктырылган. Район буенча уртача күрсәткеч 26 процент, ә «Якты үзән» ҖЧҖндә бу эш 48 процентка, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 42, "Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе"ндә — 36, «Яшь көч» агрофирмасында — 35, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында — 28 процентка үтәлгән.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгының урынбасары Александр Косов хәбәр итүенчә, ашлык суктыруда 33 комбайн эшли, нәтиҗәсе — көн саен якынча 700 гектардан артыграк, нигездә турыдан-туры урып-җыю оештырылган, игеннәрне алдан урып салу юк.
Суктырылган арыш планның 95 процентын тәшкил итә, уҗым бодае —77, борчак — 75, тритикале тулысынча җыеп алынган.
Бөртекле һәм бөртекле-кузаклылар барысы 11 мең 722 тонна сугылган, аларның уртача уңышы гектарыннан 18,1 центнер, шул исәптән арыш — 19,4 центнер, уҗым бодае — 19,1, тритикале («Нократ таңнары» җәмгыятендә) — 19, арпа — гектарыннан 15,3 центнер.
Район буенча беренче урынны «Яшь көч» агрофирмасы алып тора, анда әйләнәсеннән 22,2 центнер суктыралар, икенче урында — «Бехтерево» ҖЧҖ (20,1), өченчедә — Әхмәтҗанов КФХ (19,4). «Нократ таңнары» ҖЧҖ күрсәткече бераз кимрәк (19,3 центнер).
Әлеге җәмгыятьтә ак кәбестә җыюга керештеләр — беренче ике гектардан 500 центнер яшелчә алуга ирештеләр.
*** 
Уҗым культураларын чәчә башлауга да күп вакыт калмый. Районда моның өчен 3 мең 770 гектарда туфрак әзерләнгән, «Яңа Юраш» агрофирмасында — шуның 1 мең 500, «Нократ таңнары» җәмгыятендә — 630 гектар.
Туфрак эшкәртү буенча төп эш «Яшь көч» агрофирмасында (200 гектар) һәм Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында (240 гектар) алып барыла.
***
Терлекләр өчен кышка 6 мең 886 тонна печән (планның 101 проценты) һәм 19 мең 900 тонна сенаж (42 процент) әзерләнгән. Шартлы рәвештә алынган бер баш малга «Яшь көч» агрофирмасы һәм «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында 22,9 центнер азык берәмлеге бар, район буенча бу күрсәткеч 14,3 центнер тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X