Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләренә әзер

Быел чәчүгә әзерлек сыйфаты моңа кадәр булган күрсәткечтән югарырак.

Узган атнада махсус комиссия хәбәр иткәнчә, Алабуга авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләренә әзер.

Комиссия составында, җирле белгечләрдән тыш, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Әнәс Локманов һәм Вячеслав Евстигнеев та бар иде, алар техниканы, аерым алганда тракторларны һәм тагылма машиналарны ремонтлауга, шулай ук орлык материалының әзерлегенә, хезмәтне саклауга һәм янгын куркынычсызлыгына бик югары бәя бирделәр.
Беренче урынны «Яңа Юраш» агрофирмасы алган, аның исәбендә 55 баллдан 51 балл, икенче урынга — «Яшь көч» агрофирмасы (50 балл), өченчегә — 49 балл алган «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы лаек булган.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Александр Косов билгеләп үткәнчә, быел чәчүгә әзерлек сыйфаты моңа кадәр булган күрсәткечтән югарырак. Гари, Морт һәм башка машина ишегалларында барлык техника әзерлек сызыгына гына куелып калмаган, агрегатларга да тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев