Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга фермаларында биш айда 9894 тонна сөт савып алынган

Бу — үткән елгы шушы вакыт аралыгындагы күрсәткечтән 1247 тоннага артык.

Җәй башына райондагы мөгезле эре терлекләр саны 8209 башка җитте, бу сан былтыргы шушы вакыттагыдан 698гә күбрәк. Сыерларның баш саны: 2967 — 2021 елдагыдан 91гә арткан, сарыклар һәм кәҗәләр — 4911 (103 процент), атлар — 320 баш (111 процент). «Яңа Юраш» агрофирмасында мөгезле эре терлекләр саны 177гә арткан (хәзер 2337), «Мир» ҖЧҖтә — 539 башка, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында — 98гә арткан, бирегә шушы көннәрдә Киров өлкәсеннән 66 токымлы тана кайтарганнар. «Мир» җәмгыятендә сыерлар саны, ел башыннан бирле 100гә арткан һәм хәзер 904 баш булган.

Алабуга фермаларында биш айда 9894 тонна сөт савып алынган — үткән елгы шушы вакыт аралыгындагы күрсәткечтән 1247 тоннага артык. Бер сыердан 3460 килограмм (плюс 341) сөт алынган. «Мир» җәмгыятендә сөт җитештерү 30 процентка, «Яңа Юраш» агрофирмасында — на 22 процентка арткан, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында — бер ярым тапкырдан артык сөт җитештерелгән.

Сыерлардан уртача савып алынган сөт күләме буенча ел башыннан бирле районда «Мир» ҖЧҖ алда бара (4464 килограмм — плюс 604), икенче урында — "Яшь көч«агрофирмасы (3793 килограмм).

Ит җитештерү 39 тоннага арткан, биш ай эчендә 982 тонна ит җитештергәннәр. Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында үсеш 27 процент, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 15 процент, «Якты үзән» җәмгыятендә 2 процент тәшкил итә.

71,9 тонна — район фермаларында көн саен шул күләмдә сөт савалар, бу былтыргы шушы вакыт аралыгындагы күрсәткечтән 11,8 тоннага артыграк. «Мир» җәмгыятендә ул 30,6 тонна (плюс 8,3), бер сыерга исәпләгәндә— 32,9 килограмм (плюс 6,2), район буенча уртача күрсәткеч: 24,2 (плюс 2,7 килограмм). Район буенча икенче урынны «Яңа Юраш» агрофирмасы алып тора, анда бер тәүлектә 17 тонна сөт савып алалар — 2021 елдагыдан 4 тоннага күбрәк, бер сыердан тәүлегенә уртача савылган сөт күләме 5,8 килограммга арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев