Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга фермаларында өч айда савып алынган сөт күләме 7746 тонна тәшкил иткән

Бу былтыргы дәрәҗәдән 2167 тоннага артык.

Район хуҗалыкларында мөгезле эре терлек саны, былтыргы шушындый ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 16 процентка артып, 9471 баш булган. Сыерлар саны 3406 баш — 2022 елның шушы вакыт аралыгына караганда, плюс 398, сарык һәм кәҗәләр саны 18 процентка арткан һәм 1 апрельгә — 5976 баш. Атлар саны 7гә арткан.

Мөгезле терлекләр саны «Яңа Юраш» агрофирмасында барыннан да күбрәк — 2480 баш, шул исәптән — 700 сыер. «Мир» җәмгыятендә мөгезле эре терлек 90 процент арткан, сыерлар 383 баш. Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында хәзер 926 баш мөгезле эре терлек, былтыргыдан 31 процентка артыграк.

Сарык асраучылар арасында Ольга Фалалеева аерылып тора, анда сарык көтүе 1201 башка арткан, 2646 булган.
***
Алабуга фермаларында өч айда савып алынган сөт күләме 7746 тонна тәшкил иткән, бу былтыргы дәрәҗәдән 2167 тоннага артык. Тулаем савым буенча «Мир» җәмгыяте алда бара (3556 тонна, плюс 1445). Әхмәтҗанов хуҗалыгында, «Якты үзән» җәмгыятендә, «Яңа Юраш» агрофирмасында, «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында савылган сөт күләме үткән елдагыдан 9-62 процентка күбрәк.

Беренче кварталда район буенча бер сыердан алынган сөтнең уртача күләме 2333 килограммга җиткән, узган елгыныкыннан 368 килограммга артык. «Мир» җәмгыятендә бу күрсәткеч 2727 килограммга тигез (плюс 214), «Яңа Юраш» агрофирмасында 194 килограмм, "Якты үзән«дә — 593, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында — 796 килограмм.
***
Районда өч айда 635 тонна ит җитештерелгән, 2022 елның шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 57 тоннага күбрәк. Әхмәтҗанов КФХ күрсәткече 40 процентка, «Башак» кооперативында 14 процентка артык.

Мөгезле эре терлекләрнең артымы «Мир» хуҗалыгында барыннан да югары — тәүлегенә 1077 грамм. Район буенча бу күрсәткеч 778 грамм тәшкил итә, үткән елгы нәтиҗәдән 53 граммга артыграк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев