Алабуга фермерлары алдынгылар рәтендә
Декабрь башына Алабуга фермаларында сыерларның уртача продуктлылыгы 25,4 килограмм тәшкил итте, бу узган ел чорына караганда 2 килограммга артык.
Әлеге күрсәткеч республикада иң яхшыларыннан берсе. Тулаем савым хәзер тәүлегенә 104,5 тоннага җиткән — узган ел белән чагыштырганда 32 тоннага артыграк.
«Мир» җәмгыятендә көн саен 60 тонна сөт савыла, бу 2022 елның шул ук чорына караганда 27 тоннага күбрәк, ә сыерның уртача тәүлеклек продуктлылыгы 28,1 килограммга кадәр күтәрелгән. «Яңа Юраш» агрофирмасында бу күрсәткечләр 16,5 тонна һәм 24,1 килограммга тигез.
Иң югары нәтиҗәгә «Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгы» (Морт авылы) ия, анда һәр сыер тәүлегенә 30,9 килограмм сөт бирә, ә гомумән фермаларда 8,1 тонна сөт савыла (узган елның декабрь башы белән чагыштырганда плюс 3,5).
Хуҗалыкның мондый югары нәтиҗәләргә ничек ирешүе турында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов сөйләде.
— Беренчедән, терлекләрне яңа терлекчелек комплексына күчерү уңай тәэсир итте, анда аерым саву залы да бар. Икенчедән, тиешле туклану үз нәтиҗәсен бирә. Ә иң мөһиме — сыерларның токымын яхшырту. Хуҗалыкка Киров өлкәсеннән 152 югары продуктлы тана кайтарылды, алар инде бозаулый да башлаган. Шулай итеп, сөт күләме генә түгел, ә аның майлылыгы да артты (4,3 процент). Бу эшләрне башкару гаилә терлекчелек фермасын үстерүгә 30 миллион сумлык грант ярдәмендә мөмкин булды, — дип аңлатты ул.
Сүз уңаеннан, сөтнең майлылыгына килгәндә, «Якты үзән» ҖЧҖдә һәм «Яшь көч» агрофирмасында да ул норматив күрсәткечтән күпкә югарырак — 4,1 процент. Ә «Мир» җәмгыятендә джерси токымлы сыерлардан алынган сөтнең майлылыгы 6 процентка җитә.
Эшкәртү предприятеләренә алганда Алабуга сөт продукциясенең барысы да югары сорттан исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев