Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга җире уңышка юмарт

Алабуга районы игенчеләре түккән тир бушка китмәде: 94,1 мең тонна ашлык алынды, бер гектарга исәпләгәндә, эшкәртүдән соң 29,1 центнер тәшкил итте.

Иң югары нәтиҗә – 22 мең тонна – “Яңа Юраш” агрофирмасында. “Нократ таңнары” җәмгыятендә 13 мең тонна ашлык алынган.

Бөртеклеләрнең иң югары уңышы “Нократ таңнары” җәмгыятендә, биредә һәр гектардан уртача 34,7 центнер уңыш алынган. 33,9 центнер – “Яңа Юраш” агрофирмасы игенчеләре күрсәткече, 33,7 –  “Яшь көч” агрофирмасыныкы. “Башак” җәмгыятендә гектардан 32,2 центнер ашлык суктырылган.

***

Быел 15,8 мең тонна яшелчә алынган, 15,1 мең тонна – “Нократ таңнары” җәмгыятендә, 535 тонна – Олы Качкадан Нурлыгаянов крестьян-фермер хуҗалыгында һәм шул ук авылдан Нигъмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында – 240 тонна.

“Нократ таңнары” җәмгыятендә бәрәңгедән иң югары уңыш алынган  – гектардан 285 центнер. Биредә кәбестә уңышы гектардан 650, кишер –580 центнер тәшкил итә.

***

“Яңа Юраш” агрофирмасыннан Динар Юнысов “Акрос-580” комбайнында 2994 тонна ашлык суктырып иң яхшы күрсәткечкә ирешкән.

Татарстанның 100 мең сум бүләк алган иң яхшы комбайнчылары арасында Илфат Гомәров (бөртеклеләрне 1609 гектарда урган), Рафит Гыйззәтуллин (СК-5 “Нива” бункерыннан  1194 тонны ашлык озаткан) һәм Александр Овчинников (СК-5 “Нива” комбайнында   1058 тонна ашлык суктырган) та бар. Бу механизаторлар “Яңа Юраш” агрофирмасыннан.

***

Татарстан агросәнәгатенең 100 меңәр сум грантка лаек булган иң яхшы белгечләре арасында – “Яшь көч” агрофирмасы зоотехнигы Илдар Хәбибуллин, шул ук хуҗалыктан баш табиб Федор Бухаров һәм “Башак” авыл хуҗалыгы кооперативының баш агрономы  Наталья Согорина.

Үтеп бара торган елның 11 аенда район терлекчеләренең эш нәтиҗәләрен йомгаклап, район Авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеген җитәкләүче Александр Косов түбәндәгеләрне белдерде.

Җитештерелгән сөт күләме 18631 тонна, бу былтыргы шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 720 тоннага артык. Ит күләме 63 тонна тәшкил итә – 3 процентка артык.

Сыерларның уртача нәтиҗәлелеге 5208 килограмм (плюс 91). Иң югары күрсәткеч – “Башак” авыл хуҗалыгы кооперативында – 6185 килограмм. “Яшел үзән” җәмгыятендә бу күрсәткеч 5699 килограммга тигез, Яшь көч”тә – 5673 килограмм.

***

“Нократ таңнары” җәмгыятендә ТР Президенты программасы буенча  Вологда һәм Киров өлкәләреннән 111 токымлы тана сатып алынган, аларның күпчелеге инде бозаулаган һәм көн саен 30-35 килограмм сөт бирә.

“Якты үзән” җәмгыятенә Удмуртия һәм Киров өлкәсеннән югары нәтиҗәле токымлы 135 тана кайтарылган.

***

Машина белән сыер савучыларның республика конкурсында быел  “Костенеево” агрофирмасыннан Татьяна Тютикова катнашты һәм яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтте. Мөгезле эре терлек үрчетү технологларының республика конкурсында катнашып, шул ук хуҗалыктан Ядгәр Садриев осталыгын күрсәтте.

***

“Башак” авыл хуҗалыгы кооперативының савымчысы Любовь Льдокова төркемендәге сыерлар быел иң күп сөт бирә торганы булды, ул 11 айда һәр сыердан уртача 7069 килограмм сөт савып алды. “Яшь көч” агрофирмасыннан Гөлнур Сибәгатуллина – икенче урында (6767 килограммов).

Азат Хуҗин (“Морт” агрофирмасы) мөгезле эре терлек симертү буенча иң яхшы оста булып танылды – аның төркемендә уртача тәүлеклек артым 967 грамм тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев