Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы аграрийлары урып-җыю эшләрен төгәлләде

Район буенча бөртекле культураларның уңышы гектарына 24 центнер тәшкил итте.

Алабуга муниципаль районы аграрийлары 20,9 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп бетерде. Районда беренчеләрдән булып уңышны «Яңа Юраш», «Якты үзән» җәмгыятьләре, КФХ Әхмәтҗанов Ф. Г. хуҗалыгы җыеп алды. Барлыгы 45 мең тонна ашлык суктырылган.

Район буенча иген культураларының уңышы гектарына 24 центнер тәшкил итә. Күләме буенча ашлыкны иң күп суктыручы хуҗалыклар: «Яңа Юраш» — 10,8 мең тонна, «Аммоний Агротехнологияләре» — 6,7 мең тонна, «Мир» — 5 мең тонна. «Вятские Зори» агрофирмасында игеннәр уртача район күрсәткеченнән югарырак — гектарына 35 центнер, «Аммоний Агротехнологияләр» дә — гектарына 30 центнер, «Яшь көч» агрофирмасында — 29,4 центнер, «Мир» хуҗалыгында — 26 центнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев