Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы кышка әзерлек турында сөйләде

Әзерләнгән азык күләме буенча исәпләгәндә сыерлар һәм башка терлекләр кышлау чорында ач булмаячак.

Алабуга авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кышкы шартларда эшләргә әзерме, дигән сорауга, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов уңай җавап бирде.

— Барыннан да элек, шуны билгеләп үтәсем килә; барлык терлекчелек биналары да вакытында ремонтланды, ә кайбер урыннарда үзгәртеп корылды. Үзгәрешләр «Мир» комплексындагы кебек, сыерларны бәйләмичә асрау һәм саву залы булдырудан гыйбарәт. «Мир» терлекчелек комплексында башка төбәкләрдән күп сөт бирүче 630 тана кайтартылды, — ди Александр Косов.

Моннан тыш, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында да саву залы булган яңа терлекчелек комплексы төзелеше тәмамланып килә. 
Әзерләнгән азык күләме буенча исәпләгәндә (шартлы терлек башына 36,7 центнер азык берәмлеге), сыерлар һәм башка терлекләр кышлау чорында ач булмаячак. 

— Бу — ашлык фуражын санамыйча, тупас һәм сусыл азык кына, аларга ихтыяҗ якынча 30 центнерга якын азык берәмлеге тәшкил итә. «Мир» җәмгыятендә бу күрсәткеч — 49,7 центнер, Әхмәтҗанов хуҗалыгында — 42,4, «Яшь көч» агрофирмасында 47,9 центнер азык берәмлеге. Сезон дәвамында 11224 тонна печән (ихтыяҗга карата 178 процент) һәм 45780 тонна сенаж әзерләнде, — дип аңлатты Александр Косов.

— Ә силос хәзерләү, белүемчә, бүген дә дәвам итә?
— Әлеге сусыл азыкның запаслары (30 мең тонна) кукуруз аркасында артуын дәвам итә. Аның уңдырышлылыгы аерым авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә (мисалга, «Мир» ҖЧҖ), гектарыннан 250 центнердан артып китә. Сүз уңаеннан, бу хуҗалыкта «Южанка» сортлы кукуруз 1200 гектарда утыртылган иде, инде яртысыннан артыгы урылган. «Яңа Юраш» агрофирмасында 300 гектарның 155ннән кукуруз җыеп алынган. Тулаем район буенча кукурузга 2255 гектар җир бүлеп бирелгән булса, шуның якынча 70 процентыннан уңыш җыеп алынды инде. 

— Александр Владимирович, без инде бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның быелгы рекордлы уңышы турында сөйләшкән идек. Мондый зур күләмдә уңышны саклау өчен бөтен җирдә дә шартлар бармы?
— Ашлык складларда ышанычлы саклауга куелган. Коры килеш салынганга, аның сыйфаты да яхшы. Дөрес, хәтта шактый түбән бәя куйган очракта да, аңа әллә ни зур ихтыяҗ юк. Бәлки хәл үзгәрер дә әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев