Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы фермаларында 11 айда 23 003 тонна сөт савып алынган

Ел башыннан сыерлардан алынган сөтнең уртача күләме 7883 килограмм булган

Район фермаларында 11 айда 23003 тонна (плюс 4335 тонна) сөт савып алынган.

«Мир» җәмгыятендә бу күрсәткеч 1,5 тапкыр диярлек, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 16 процентка, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында — 60 процентка үскән. 

Ел башыннан сыерлардан алынган сөтнең уртача күләме 7883 килограмм булган — үткән елдагыдан 1127 килограммга күбрәк. Районда «Мир» ҖЧҖ алда бара, аларның күрсәткече 10074 килограммга тигез (плюс 2103). "Яңа Юраш"та нәтиҗә 1027 килограммга, Әхмәтҗанов хуҗалыгында — 2083 килограммга артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев