Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы фермаларында көн саен 71 тоннадан артык сөт савыла

Бу былтыргы күләмнән 18 тоннага артыграк.

Шушы елның сигез аенда районда җитештерелгән сөт күләме 16,6 мең тонна булган. Бер сыердан шушы вакыт аралыгында 5798 килограмм сөт савып алынган, үткән елгысы белән чагыштырганда, 756 килограммга күбрәк.

Районда көн саен 71 тоннадан артык сөт савыла, былтыргы күләмнән 18 тоннага артыграк. Сөт җитештерү буенча Алабуга районы республикада сигезенче урында, бер сыердан алынган сөт күләме буенча — Татарстанның иң яхшы ун районы исемлегендә. 

Иң күп савылган сөт күләме — 29 тонна — «Мир» җәмгыятендә, бер сыердан 33 килограмм сөт савып алалар. "Яңа Юраш"та − 17,8 тонна яисә һәр сыердан 25,6 килограмм. Район буенча һәр сыер уртача 24,7 килограмм сөт бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев