Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы «Яңа Юраш» агрофирмасы урып-җыюда алда бара

Анда чәчелгән җирләрнең 43 процентын урып алганнар.

Урыны белән явып киткән яңгырлар игенчеләрнең планнарын бераз бозса да, августның беренче декадасында районда 6866 гектардан бөртекле һәм кузаклы ашлык җыелган, бу биләгән мәйданнарның өчтән бер өлешен тәшкил итә. 

Борчак 516 гектарда суктырылган, план буенча бу 100 процент тәшкил итә. Көзге арыш һәм бодай — 668 гектарда, солы суктыру планы да 100 процентка үтәлгән. 

Районда бер әйләнәгә алынган уңыш күләме 22,7 центнер тәшкил итә, шул исәптән арыш гектарына — 25,4, солы — 21,9, арпа — 21,1 центнер.

Район сводкасында «Яңа Юраш» агрофирмасы алда бара, анда чәчелгән җирләрнең 43 процентын урып алганнар. «Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыятендә бу күрсәткеч — 41, «Яшь көч» агрофирмасында — 39, «Светлая долина» хуҗалыгында — 37, «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативында — 35 процентка тигез.

Бөртеклеләр һәм бөртекле кузаклыларның иң югары уңышы — «Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыятендә. Биредә гектардан 26 центнер ашлык җыелган. «Яшь көч» агрофирмасында — 25, «Яңа Юраш» агрофирмасында 22,1 центнер суктыралар.

— Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә комбайнчылар эшенә беренче нәтиҗәләр ясалды, — дип хәбәр итте идарә җитәкчесе Александр Косов. — Шушы көннәрдә кырга барып, алдынгыларга лаеклы бүләкләр тапшырачакбыз. Урып-җыюда катнашучылар өчен матди бүләкләү чаралары эшләнгән, моннан тыш ашлык та бирелә. Яз һәм җәй бик начар булуга карамастан, ул җитәрлек булачак, чөнки һава торышы начар булганда да уҗым уңышы яхшы була. 

Сүз уңаеннан, 10 августтан район игенчеләре көзге культуралар чәчүне башларга планлаштыра, алар быел 4735 гектарда чәчеләчәк: 2817 гектарда — арыш, 1233 гектарда — бодай, 250 гектарда — тритикале («Вятские зори» ҖЧҖ) һәм 435 гектарда — рапс («Аммоний Агротехнологияләр»). 
Моның өчен туфрак та, орлыклар да әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев