Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы КФХ җитәкчесе Фәйзелхан Әхмәтҗанов узган елга нәтиҗә ясады

Шулай ук киләчәккә планнары белән дә уртаклашты.

Динамикалы үсүче хуҗалык җитәкчесе стратегия һәм эш үзенчәлекләре турында сөйләде.

— Эре һәм икътисади яктан нык инвестор-авыл хуҗалыгы оешмалары белән безгә, гади хуҗалыкларга, бүгенге көндә көндәшлек итү авыр. Бүген безнең өчен бердәнбер дөрес юл — үз көчебезне һәм мөмкинлекләребезне эшчәнлекнең төп юнәлешләренә туплау. Югыйсә без конкурентлыкка сәләтсез булып калырга һәм алга таба зуррак, икътисади яктан көчлерәк авыл хуҗалыгы предприятиесенә урын бирергә мөмкинбез.

Шуңа күрә без, килеп туган хәлгә бәя биреп, хуҗалыгыбыз эшчәнлегенә карашны тамырдан үзгәрттек, фәнни якын килүгә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең иң яңа технологияләрен куллануга йөз тоттык, — дип уртаклаша тәҗрибәле идарәче Фәйзелхан Гарифҗан улы.

Узган елда КФХ буенча тулаем продукция күләме 218,4 миллион сум тәшкил иткән, бу алдагы елга караганда 1,5 мәртәбә күбрәк. Хуҗалыкта җитештерелә торган тулаем продуктның 75 проценты терлекчелек тармагына, калган 25 проценты үсемлекчелеккә туры килә.

Бөртеклеләр
Бөртекле сабан культураларыннан хуҗалыкта 1590 гектар мәйданда бодай, арпа һәм карабодай, көзге культуралардан арыш һәм бодай игәләр. Узган сезонда уҗым культуралары вакытында тукландырылган, шулай ук туфракта дымны максималь саклау буенча барлык агротехник чаралар үткәрелгән. Бөртекле культура чәчүлекләрендә тиешле кондициягә җиткерелгән репродукцияле орлыклар белән бер үк вакытта минераль ашламалар да кертелә, узган ел 695 тонна ашлама тупланган, бу бер гектар чәчүлек мәйданга 80 килограмм тәэсир итүче матдә дигән сүз.

Барлык чараларны бергәләп башкару бөртекле культуралардан 5,5 мең тоннага тиң лаеклы уңыш җыеп алырга мөмкинлек биргән. Бу күләмдә ашлык терлек азыгына һәм сатуга да җитә, дип хәбәр итә Фәйзелхан Әхмәтҗанов. Бөртекле культураларның уңдырышлылыгы гектардан 37,8 центнер тәшкил итә, бу районда өченче нәтиҗә.

Яңа уңыш
— 2025 елның язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләсенә килгәндә, бүгенгә без 603 тонна минераль ашлама сатып алдык. Чәчүлекләрнең һәр гектарына 65 килограмм тәэсир итүче матдә туры килә. Якын киләчәктә без үз акчаларыбыз һәм көтелә торган субсидияләр хисабына шундый ук күләмдә минераль ашламалар сатып алырга планлаштырабыз.

502 тонна орлык белән тулысынча тәэмин ителдек. Аларның барысы да бүгенгә тикшерелгән һәм югары репродукция орлыклары булып тора. Элегрәк без «Раушан» сортлы арпа һәм «Йолдыз» сабан бодае орлыкларын сатып алган идек. Соңрак «Тевкеч» арпасының яңа сортлы орлыкларын сатып алдык, узган ел ул безгә рекордлы уңыш бирде — гектарыннан 60 центнердан артык. Агымдагы елда без аны башка хуҗалыкларга сатуны планлаштырабыз, — диде җитәкче.

Бүген хуҗалыкта техника күп. 26 трактор бар, шуларның 9ы энергия куәте көчле булган «Нью-Холланд», «Бюлер», «Маккормик», «РСМ», 6 — ашлык җыю комбайны, 2 азык җыю комбайны, 2 үзйөрешле чапкыч, 1 чәчү комплексы, 7 чәчкеч, 9 культиватор, 2 дискатор, 2 тыгызлау агрегаты һәм 11 сабан бар. Барысы да эшли һәм кырга чыгарга әзер.

Хуҗалыкларда 100 гектар чәчүлек мәйданының энергия белән тәэмин ителеше — 264 ат көче, район күрсәткеченең уртача тәэмин ителеше — 206.

Терлекчелек
Хуҗалыкта терлекчелек тармагына аерым игътибар бирелә. Терлекләрнең баш саны, аның продуктив һәм генетик кыйммәтләре, ныклы азык базасы терлекчелектә нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләре булып тора, дип саный Фәйзелхан Әхмәтҗанов.

— Бүген сыер саву залы булган терлекчелек комплексы эшли. Без аны узган ел башында файдалануга тапшырдык. Бүгенгә мөгезле эре терлекләр саны 1055 башка җиткерелгән, савым сыерлары — 300 башка, — дип уртаклашты идарәче.

Узган 2024 елда КФХ буенча тулаем савым 3440 тоннага җиткерелгән, ягъни 2023 елга карата 135 процент. Һәр сыердан 11,5 мең килограмм сөт савылган.

84 тонна ит җитештерелгән. Мөгезле эре яшь терлекләрнең тәүлеклек артымы 800 граммга җиткерелгән.

— Киров өлкәсеннән китерелгән 300 баш голштин һәм айшир токымлы нәселле таналар бозаулады. Шул бозаулардан без киләчәктә терлекчелек комплексында нәсел үзәге булдырачакбыз. Бүгенге көндә бездә тагын 100 баш тана бар, шулар исәбенә без савым сыерлары санын арттырачакбыз, аларның бер өлешен ремонт эшенә куллану күздә тотыла, — дип уртаклашты җитәкче.

Фәйзелхан Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, хуҗалык эше мөгезле эре терлекләрнең барлык яшь төркемнәрен баланслы тукландыруга, сыерларны һәм таналарны сөт продуктивлыгы, сөттә май һәм аксым күләме буенча рекордсмен үгезләр орлыгы белән ясалма орлыкландыру исәбенә генетик потенциалны яхшыртуга юнәлдерелгән.

— Һәркөнне без 11 тонна сөт җитештерәбез, бу 2 ел элек булган күрсәткечләрдән өч тапкырга диярлек күбрәк, сыерларның уртача продуктивлыгы — 36 килограмм. Безнең сөттә май һәм аксым күләме шактый артты, май 4-4,2 процент, аксым 3,3-3,5 процент тәшкил итә.

Әмма ирешелгәннәрдә без тукталып калмыйбыз. Агымдагы елга безнең максат — 200 башка исәпләнгән сыер абзары, сәгатенә 30 тонна егәрлекле азык үзәге, һәркайсына 3 мең тонна сыешлы ике силос-сенаж траншеясы төзү, — дип планнары белән уртаклашты җитәкче.

Моннан тыш, КФХның планнарында — Елово хуҗалыгында 250 башка исәпләнгән бозаулар абзарын, 200 башка исәпләнгән сыер абзарын, 2 мең тоннага исәпләнгән ашлык складын реконструкцияләү.

Агымдагы елда капитал салуның гомуми суммасы 100 миллион сумга якын булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев