Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы комбайнчыларының хезмәт ярышына йомгак ясадылар

Урып җыю башыннан бирле «Яңа Юраш» агрофирмасы хезмәтчәне Тимур Хәмидуллин алдынгы дип танылды

Сентябрь башында район комбайнчыларының хезмәт ярышына йомгак ясадылар.

Урып җыю башыннан бирле «Яңа Юраш» агрофирмасы хезмәтчәне Тимур Хәмидуллин алдынгы дип танылды, ул «Акрос-580» комбайнында 2511 тонна ашлык суктырган. Шул ук хуҗалыктан Руслан Хәмидуллинның күрсәткече 2494 тонна («Акрос-585») тәшкил иткән.

Аларның хезмәттәше Динар Юнысов («Акрос-585») исәбендә — 2204 тонна ашлык, 2196 тонна — «Яшь көч» агрофирмасыннан шундый ук комбайнда эшләүче Зөлфәт Шакиров күрсәткече.

Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны чабуда "Яңа Юраш«тан Илфат Гомәров һәм шул ук хуҗалыктан Илдус Гыйльметдинов, «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативыннан Николай Савин, «Яшь көч» агрофирмасыннан Илнур Бохаров аеруча уңышка иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев