Алабуга районы комбайнчыларының 2 ункөнлек хезмәт нәтиҗәләренә йомгак ясадылар
Бу хакта Авыл хуҗалыгы идарәсендә хәбәр иттеләр.
Август ункөнлекләре буенча, район комбайнчыларының хезмәт нәтиҗәләренә йомгак ясадылар.
Беренче ункөнлектә «Яңа Юраш» агрофирмасыннан Тимур Хәмидуллин алдынгы дип танылды, ул «Акрос-580» комбайнында 968 тонна ашлык суктырган.
Икенче урында шул ук хуҗалыктан «Акрос-580» комбайнында эшләүче Руслан Хәмидуллин, аның исәбендә — 951 тонна.
«Яшь көч» агрофирмасыннан Дамир Гәрәевнең эш нәтиҗәсе — 843 тонна булган.
Августның икенче ункөнлегендә беренче урынны «Яшь көч»тән Зөлфәт Шәкүров яулады — аның «Акрос-585» комбайнында эш нәтиҗәсе 750 тонна булган.
«Мир» ҖЧҖ комбайнчысы Сергей Радзевигус («Тукано-580») 551 тонна ашлык суктырган.
550 тонна — монысы Әхмәтҗанов КФХ (Морт) комбайнчысы Фәнил Ибраһимов күрсәткән нәтиҗә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов хәбәр итүенчә, җиңүчеләрнең барысына да район башлыгының рәхмәт хатларын һәм акчалата бүләкне кырда тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев