Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы сөт саву буенча республикада тугызынчы урында

Алабуга фермаларында бүген 110 тонна сөт җитештерелә.

Узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда бу сан 20,2 процентка күбрәк.

Март башында бер сыерның уртача тәүлеклек продуктивлыгы 25,7 килограммга җиткән һәм 2023 елгы дәрәҗәдән 0,5 килограммга артык булган. Бу республикада тугызынчы урын күрсәткече.

«Мир» җәмгыяте — алдынгылар арасында. Анда көн саен 62,8 тонна сөт савыла (узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда плюс 20,2 тонна), ә бер сырга исәпләгәндә — 28,1 килограмм. «Әхмәтҗанов» крестьян-фермер хуҗалыгында бу күрсәткечләр 10,7 тонна (плюс 4 тонна) һәм 35,7 килограмм (плюс 8,7) тәшкил итә. «Яңа Юраш» агрофирмасында да күрсәткечләр яхшы: анда бер сыердан уртача тәүлеклек савым 26,1 килограммга, ә тулаем сөт җитештерү 18,3 тоннага җиткән. 

Шунысы игътибарга лаек, эшкәртү предприятиеләренә җибәрелгән сөт барлык күрсәткечләр буенча югары сыйфатлы.
*** 
Бу елның беренче ике аенда район терлекчеләренең эшенә йомгак ясалды. Белгечләр фикеренчә, ел яхшы башланды. Аерым алганда, бу мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыруга кагыла. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов хәбәр иткәнчә, терлек саны 1597гә арткан һәм хәзер 11 036 баш тәшкил итә. Сыерлар — 25 процентка (плюс 858 баш); сарыклар һәм кәҗәләр — 13, атлар 6 процентка арткан.

«Мир» җәмгыятендә мөгезле эре терлек саны 79 процентка, «Әхмәтҗанов» КФХнда 22 процентка күбәйгән. Шулай итеп, «Мир» җәмгыятендә моңа кадәр 880 сыер булса, хәзер 2241 гә җиткән. «Әхмәтҗанов» хуҗалыгында хәзер 300 сыер — 2023 елның шул ук вакыты белән чагыштырганда 50гә күбрәк.
Ел башыннан районда 6046 тонна сөт савылган — узган елның шул ук чорына караганда 23 процентка күбрәк. «Мир» һәм «Әхмәтҗанов» хуҗалыклары бу өлкәдә дә алдынгы.

Быелның ике аенда районда бер сыердан уртача 1404 килограмм сөт савып алынган, «Әхмәтҗанов» КФХнда — 2260.

2024 ел башыннан 429 тонна ит җитештерелгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18 тоннага күбрәк. «Мир» җәмгыятендә — 62 процентка, «Әхмәтҗанов» КФХнда — 30 процентка, «Якты үзән» хуҗалыгында 5 процентка артуга ирешелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев