Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы хуҗалыкларында язгы чәчү өчен 9 мең тоннага якын орлык әзерләнгән

Аларның 90 проценты инде тикшерелгән.

Кырлар әле кар белән капланган булуга карамастан, аграрийлар инде чәчү эшләре турында уйлый. Уйлап кына калмыйлар, бу чорның уңышлы узуы өчен кулларыннан килгән бар нәрсәне дә эшлиләр. 

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов сүзләренчә, бу көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре минераль ашламалар запасын туплауны дәвам итә. Тулаем алганда 5460 тонна ашлама (шул исәптән 4007 тонна аммиак селитрасы һәм 1393 тонна катлаулы ашлама) сатып алынган инде. 2 166 тонна актив матдә тупланган, бер гектарга исәпләгәндә 56,2 килограмм тәшкил итә. Бу — республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак (51 килограмм).

«Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыятендә бер гектарга 95,5 килограмм исәбеннән актив матдә тупланган, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 78,7, «Вятские зори» җәмгыятендә — 76, «Мир» хуҗалыгында — 54,4, "Әхмәтҗанов КФХда — 52,7. Март дәвамында ашлама запасы гектарга 70-75 килограммга кадәр тулыланырга тиеш.

Авыл хуҗалыгы техникасына килгәндә, ул чәчүгә әзер дип санала, бары тик берничә комбайнны төзекләндерәсе бар.

Язгы чәчү өчен 8889 тонна (таләп ителгән күләмнән 106 процент) орлык әзерләнгән. Аларның 90 проценты инде тикшерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев