Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы хуҗалыкларында көн саен 69,5 тонна сөт савып алына

2021 елгы шушындый ук вакыт аралыгы нәтиҗәләре белән чагыштырганда, 134 процент.

Ел башыннан район фермаларында 18738 тонна сөт савып алынган — узган елның шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 3179 тоннага артык.

«Мир» җәмгыятендә бу күрсәткечләр 7293 һәм 2046 тоннага тигез. «Яңа Юраш» агрофирмасында — 4399 һәм 729 тонна, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында (Морт) сөт күләме 158 процентка арткан.

Тугыз айда район буенча бер сыердан исәпләгәндә, 6502 килограмм сөт алынган (плюс 883), «Мир» җәмгыятендә — 8259 килограмм (плюс 1445). «Яңа Юраш» агрофирмасында сыерлардан уртача савылган сөт күләме 6284 килограмм (плюс 1041) булган.

Сентябрь ахырына районда бер сыердан уртача 24,2 килограмм сөт савылган, бу былтыргыга караганда, 5 килога артык. «Мир» җәмгыятендә хәзер бер сыердан көненә 32,9 килограмм, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 24,3 килограмм сөт савып алалар. Беренче хуҗалыкта тулаем сөт күләме тәүлегенә 28,8 тонна (плюс 12 тонна), икенчесендә бу күрсәткеч — 17 тонна (3,5 тоннага артык).

Тулаем алганда, район буенча көн саен 69,5 тонна сөт савып алына — 2021 елгы шушындый ук вакыт аралыгы нәтиҗәләре белән чагыштырганда, 134 процент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев