Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы хуҗалыкларында кукуруз уңышы гектарыннан 200 центнер тәшкил итте

Бу культурадан районда 37002 тонна силос әзерләнгән (план буенча 33000).

«Вятские зори» хуҗалыгында бәрәңге алу эшләре ахырына якынлаша, анда «икенче икмәк» уңышы гектардан 246 центнер тәшкил итә.

Яшелчәләргә килгәндә, 17 октябрьгә алынган мәгълүмат буенча, алар 467 гектардан җыеп алынган — гомуми күләмнән 77 процент. Соң җитешә торган кәбестә, кишер һәм чөгендернең бер өлешен генә җыясы калды (бу 138 гектар).

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов сүзләренә караганда, 2255 гектардагы кукуруз басуларында да эш төгәлләнеп килә — алар 2130 гектарда җыеп алынган. «Мир» җәмгыятендә урып-җыю эшләре дәвам итә, кукуруз уңышы гектарыннан 200 центнер тәшкил ите. Бу культурадан районда 37002 тонна силос әзерләнгән (план буенча 33000).

Хәзер бер шартлы терлек башына исәпләгәндә 38 центнер азык берәмлеге бар. Район сводкасында беренче урынны «Мир» ҖЧҖ алып тора, анда запаслар бер башка 59,6 центнер азык берәмлегенә җиткән, икенчедә — «Яшь көч» агрофирмасы (47,9 центнер), өченче урынны Морттан Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгы (42,4) алып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев