Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы хуҗалыкларында савым сыерларының саны 19 процентка арткан

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә шушы елның беренче аенда терлекчеләр хезмәтенә йомгак ясалды.

Күрсәткечләргә караганда, ел яхшы гына башланып киткән. 

Мөгезле эре терлекләрнең баш саны да февральнең 1енә 9314 булган, бу 2022 елның шушындый ук вакыт аралыгындагыга караганда, 1218 баш малга артык. Савым сыерларының саны 19 процентка арткан һәм хәзер 3372 баш исәпләнә.

Сарыклар һәм кәҗәләр саны районда 5160 баш — 701 башка күбрәк, атлар — 340 баш: алар 25кә арткан.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов әйтүенчә, «Мир» ҖЧҖ һәм Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында мөгезле эре терлекләр саны барысынныкыннан да күбрәк арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев