Алабуга районында 2022 елда ике гаилә ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә грант алды
Хәзер төзелеш эшләре бара.
Иске Юраш авылында былтыр берьюлы ике гаилә үзләренең кечкенә генә ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә грант алды.
Әлеге гаиләнең мини-фермаларында терлекләр саны аз түгел, шуңа күрә бу акча яхшы ярдәм булган.
− Мин 600 мең сум алдым. Ул акчага сыер абзарын үзгәртеп салырга дип торам. Зур фермалардагы кебек, һәр сыер өчен аерым урын булдырырга телим. Бу турыда күптәннән хыялланам, − дип ниятләре белән уртаклашты Фарсель Закиров.
Төзелешне ул кар эрегәч башларга уйлый, әлегә хуҗалыкта эшләр болай да җитәрлек. Биш сыер, биш бозау, өч тана һәм егерме сарык даими кайгырту һәм тәрбия таләп итә.
− Әти-әнием һәрвакыт мал асрады, миңа аларга булышырга туры килде. Үсеп җиттем, ә бу эшне ярату миңа да күчкән. Хатыным белән дә ике сыердан да ким тотмадык, тора-бара алар күбәйде, − ди ул.
Фарсель Гәрәй улы терлекчелекнең авыр хезмәт булуын таный. Аның көне еш кына, әле күп кеше йокыда чакта, иртәнге сәгать өчтән башлана. Бу арада йокысыз төннәре дә күп, чөнки сыерлары бозаулый башлаган, уяу булырга кирәк. Бозауларның берсе, мәсәлән, Фарсель Закиров белән очрашасы көн алдыннан төнлә туган.
Закировлар өчен терлек асрау — өстәмә хезмәт хакы да. Сыер сөтен саталар, элегрәк Алабугага да алып барганнар, хәзер җитешмиләр. Хуҗалык мәшәкатьләрен эштән буш вакытта башкаралар — Фарсель Гәрәй улы «Яңа Юраш» агрофирмасында гараж мөдире булып эшли. Аның тормыш иптәше һәм баш ярдәмчесе Алсу Сәхәбетдин кызы авыл мәктәбендә укыта.
Чыгарылыш сыйныфында укучы кызлары да әти-әнисенә булышудан читтә калмый. Шәһәрдә яшәүче уллары да булдыра алганча ярдәм итә.
Язгы чәчү тәмамлануга, Гатауллиннар да төзү эшенә керешәчәк, алар бозаулар тудыру урыны өчен 300 мең сум акча откан.
− Терлекләргә урын җитми башлаганга, шундый карар кылдык. Хәзер эшемдә кызу вакыт булачак. Чәчү беткәч, төзи башларбыз, − ди агрофирма механизаторы Эльвир Гатауллин.
Бу гаиләнең дә хуҗалыгы бәләкәй түгел — алты сыер, бер тана, ике үгез, өч бозау. Озакламый тагын бозау көтәләр.
Эльвир белән бергәләп, хатыны Гүзәл дә мал карый. Эш барышында ул һәр сыерына матур сүзләр әйтеп, аларны сыйпап алырга да онытмый.
− Балалар кебек алар миңа. Аерганым юк, барысына бертөсле карыйм, − ди ул.
Терлекләренә шундый җылы мөнәсәбәтнең нәтиҗәсе дә бар. Гатауллиннарның сыерлары, бозаулагач, 25-27 литр сөт бирә.
Алар йорт терлеген тәрбияләүнең җиңел булмавын инкарь итми. Физик авырлыктан гына түгел, азык сатып алуы кыйммәт, ләкин бу шөгыльләрен калдыру уйларында да юк.
— Без — авылныкылар, хуҗалыкта сыер булуга күнеккән, — дип көлә Гүзәл Гатауллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев