Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында 38 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә

Шуларның 25е терлекчелек белән шөгыльләнә.

Аларның карамагында хәзер 1975 баш мөгезле эре терлек бар. Узган ел белән чагыштырганда 141гә күбрәк. Быел сыерлар — 587, сарыклар һәм кәҗәләр — 5844, атлар — 184 баш, аларның саны «Якты үзән» җәмгыятендә даими рәвештә арта. Олы Качка авылындагы Людмила Нурлыгаянованың фермерлык хуҗалыгы искиткеч нәтиҗәләр белән дан тота, аның карамагында 190 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 80 савым сыеры бар.

Элеккеге «Алабуга» совхозы базасында яңа гына оештырылган «Алпаров» крестьян-фермер хуҗалыгы да үзен яхшы яктан күрсәтте. Монда спорт юнәлешендәге атлар һәм мөгезле эре терлек үстерү белән шөгыльләнәләр. Поспеловоның «Кувайцев» КФХнда былтыр 700 тонна сарымсак үстерелде. Яңа оешкан «Солтанов» КФХ (Олы Армалы) халыкны яшь тавыклар белән тәэмин итә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев