Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында 8 айда 22 мең тонна сөт җитештерелгән

Бу узган ел белән чагыштырганда 5,5 мең тоннага күбрәк.

Узган ел белән чагыштырганда районда мөгезле эре терлекләр саны ике меңнән артык башка арткан. Шулай итеп, узган ел «Мир» җәмгыятендә 3841 баш мөгезле эре терлек булса, быел 2036 башка күбрәк исәпләнә. Шулай ук терлек башы санын арттыруга «Әхмәтҗанов Ф. Г.» хуҗалыгы, «Яңа Юраш агрофирмасы», «Яшь көч» җәмгыятьләре ирешкән.

— 8 айда 22 мең тонна сөт җитештерелде. Бу узган ел белән чагыштырганда 5,5 мең тоннага күбрәк. Бер сыерга савым 635 килограмм (узган елга карата 507 килограмм). Районда уртача тәүлеклек сөт җитештерү 103 тоннадан артык (узган ел белән чагыштырганда 33 тоннага күбрәк). Савым көтүенең продуктлылыгы тәүлегенә 26,8 килограмм. «Әхмәтҗанов Ф. Г.» хуҗалыгында, «Мир» һәм «Яңа Юраш» җәмгыятьләрендә савым көтүенең продуктлылыгы уртача район күрсәткеченнән күбрәк. Савым көтүенең продуктлылыгы буенча республика рейтингында без Татарстанның иң яхшы биш районы санына керәбез, — дип ассызыклады Алабуга районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов.

«Мир» җәмгыяте һәм «Әхмәтҗанов Ф. Г.» хуҗалыкларында ит җитештерү дә арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев