Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында бер сыердан уртача 28,1 килограмм сөт савыла

Бу узган ел күрсәткеченнән 3,1 кә артыграк.

Бүгенге көнгә Алабуга районында бер сыердан уртача 28,1 килограмм сөт савыла, бу узган ел күрсәткеченнән 3,1 кә артыграк. Бу республика сводкасында икенче урын. 

«Мир» ҖЧҖ — алдынгы, анда бер сыердан көн саен 34,2 килограмм сөт савып алына, ә тулаем савым күләме 45,7 тоннага җитә (2022 ел белән чагыштырганда 15,5 тоннага күбрәк). Район буенча хәзер көн саен 93,5 тонна сөт савыла, бу узган елга караганда 22,6 тоннага артык. 
Агымдагы елның дүрт аенда районда тулаем савым 10546 тоннага җитте: 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2868гә артык. Сөт күләме «Мир» җәмгыятендә 63 процентка, «Әхмәтҗанов» хуҗалыгында 58 процентка, "Якты Үзән«дә 38 процентка, «Яңа Юраш» агрофирмасында һәм «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында 9-10 процентка арткан.
***
Ел башыннан бер сыерга исәпләгәндә 3161 килограмм сөт савылган — узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 472 килограммга күбрәк. «Мир» ҖЧҖдә бу күрсәткечләр 3660 һәм 201 килограммга тигез, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 2937 һәм 241, «Якты Үзән» ҖЧҖдә — 2850 һәм 790, Әхмәтҗанов КФХсында — 2817 һәм 1029.
***
1 майга 838 тонна ит җитештерелгән. Узган елның шул ук вакытына караганда 61 тоннага күбрәк. «Мир» җәмгыятендә, Әхмәтҗанов КФХсында (плюс 37 процент) һәм «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында сизелерлек артуга ирешелде.
***
Быел мөгезле эре терлекләр саны да 12 процентка арткан, хәзер алар 9720 баш тәшкил итә. «Мир» ҖЧҖдә үсеш 1590 баш тәшкил итә, хәзер анда 2731 эре терлек исәпләнә. Бирегә быел гына да Даниядән 647 тана кайтартылды. Әхмәтҗанов КФХсында хәзер 920 баш мөгезле эре терлек бар — 30 процент. 

Районда сыерлар саны 418гә арткан һәм хәзер 3411 тәшкил итә. «Мир» ҖЧҖдә ул 1407 башка җитеп, бер ярым тапкырга арткан. 
Районда 1 майга 5706 сарык һәм кәҗә (плюс 12 процент), 325 ат (плюс 2 процент) исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев