Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында бу елның 11 аенда сөт җитештерү 14 процентка артты

Хисап чорында 34,9 мең тонна сөт савылган — 2023 ел белән чагыштырганда 4,3 мең тоннага артык.

Алабуга терлекчеләре бу елның 11 аенда, алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда, сөт җитештерүне 14 процентка арттырдылар.

Хисап чорында 34,9 мең тонна сөт савылган — 2023 ел белән чагыштырганда 4,3 мең тоннага артык. Иң зур үсеш — 38 процент — «Мир» җәмгыятендә, Ф.Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында — 37 процент, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 14 процент.

Район буенча 1 декабрьгә сыерларның уртача продуктивлыгы 8 145 килограмм тәшкил итә, Ф.Әхмәтҗанов КФХында — 10 655, «Мир» җәмгыятендә — 9 002, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 80 902 килограмм.

11 айда 2 457 тонна ит җитештерелгән — узган елга карата 218 тонна артык. «Мир» җәмгыятендә — 60 процентка, «Яңа Юраш» агрофирмасында, «Светлая долина» һәм Ф.Әхмәтҗанов хуҗалыкларында 1-4 процентка күбрәк ит җитештерелгән.

Декабрьнең беренче числоларында районда бер сыердан көн саен 26,7 килограмм сөт савылган — бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,2 килограммга күбрәк. Ф.Әхмәтҗанов КФХында бу күрсәткеч 36,2 килограммга тигез, «Мир» җәмгыятендә — 31,9, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 22,6 килограмм.

Район буенча көн саен 114,2 тонна сөт савыла, 2023 ел белән чагыштырганда 10 тоннага күбрәк. Иң югары күрсәткеч — «Мир» җәмгыятендә. Биредә 63,9 тонна сөт савылган (плюс 4 тонна). 18,1 тонна (плюс 2,1 тонна) — «Яңа Юраш» агрофирмасында, 10,8 тонна (плюс 2,6) — Ф.Әхмәтҗанов КФХында.

Районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Александр Косов хәбәр иткәнчә, мөгезле эре терлекләр саны хәзер 11 меңгә җиткән, шул исәптән 4320 сыер. Сарык һәм кәҗәләр — 3 108, атлар — 358.

Иң күп мөгезле эре терлек «Мир» комплексында — 4089 баш, шул исәптән 2031 сыер.

«Яңа Юраш» агрофирмасында мөгезле эре терлек 2104 баш (сыерлар — 800), «Светлая долина» җәмгыятендә — 1100 баш терлек бар, шуларның 300е — сыер. Ф.Әхмәтҗанов КФХында — 1068 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 300 баш сыер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев