Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында быел уртача бер гектардан 36 центнер уңыш алынган

Бу район буенча шулай.

Сентябрьнең икенче декадасы ахырына бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алынмаган гектарлар санаулы гына калды. 

Алдан исәпләүләр күрсәткәнчә, быел уртача бер гектардан 36 центнер уңыш алынган. Бу район буенча шулай. «Аммоний Технология» ҖЧҖ әлегә урып-җыю эшләрен тәмамламаган, анда гектарыннан 55,2 центнер ашлык суктырыла. «Мир» җәмгыятендә бу күрсәткеч 49,9 центнерга тигез. «Яшь көч» агрофирмасында — 39,9, «Нократ таңнары» ҖЧҖтә — 39,7, «Морт» агрофирмасында — 36,7 центнер.

Районда 4739 гектарны уҗым культуралары били, аларны чәчү дә төгәлләнеп килә.

Туфрак эшкәртү буенча тиешле мәйданның яртысында диярлек (15 467 гектар) эш башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев