Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында быелгы уракка 56 комбайн җәлеп ителгән

Һәммәсенә 309 гектарда эш йөкләнгән.

Беренче булып «Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыяте кырга чыкты, алар 837 гектардан сабан арышын урганнар, һәр гектардан 29 центнер уңыш алганнар. Арыш дымлылыгы нормадан артык, 18 проценттан күбрәк булганга, аны шундук киптерергә җибәрделәр, моның өчен яңа җиһаз бар. 

Бу авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында 9 комбайн эшли, шул исәптән «Мир» җәмгыяте һәм Нотфуллин крестьян-фермер хуҗалыгы (Костенеево) биргән комбайннар да җәлеп ителгән. Алар Алабуга районында 3000 гектардан икмәк урырга җыена, сабан бодаен 1383 гектарда, һәм 116 гектардан Гари кырларыннан борчак уңышы аласылар.

«Аммоний Агротехнологияләр» артыннан ук «Яңа Юраш» агрофирмасы хезмәтчәннәре борчак уруга кереште, июльнең 24енә аны 62 гектардан җыйдылар. Әлегә борчак уңышы гектарыннан 16 центнер тәшкил итә. Чиратта — 1000 гектар сабан арышы, 300 — сабан бодае,1500 — арпа, 150 — солы һәм 2260 гектар сабан бодае, барлыгы — 5090 гектар. Моның өчен агрофирманың 10 комбайны бар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов хәбәр итүенчә, быелгы уракка 56 комбайн җәлеп ителгән, һәммәсенә 309 гектарда эш йөкләнгән. «Яңа Юраш» агрофирмасында һәм «Якты үзән» җәмгыятендә ул 409 һәм 355 гектар туры килә.

Бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклыларның гомуми мәйданы быел 20909 гектар, шул исәптән сабан бодае — 9416 гектар, арпа — 5127, арыш мәйданы 3995 гектар тәшкил итә. Аерым хуҗалыкларда үз киптерү җайланмалары бар, җиһазы булмаганнар «Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе» хезмәтләренә мөрәҗәгать итә.

Районда техник культуралар (горчица, рапс, көнбагыш, җитен) үстерелә, аларның мәйданы — 4848 гектар, аларның уңышын алуга соңрак керешәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

4

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев