Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында чәчү эшләре дәвам итә

Шулай ук 26 мең гектардан артык мәйданда туфракны тырмалау эше тәмамланган.

3 майга булган мәгълүматларга караганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләре 5,5 мең гектар мәйданда көзге культураларны һәм 5,6 мең мәйданда күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру һәм тырмалау эшләрен тәмамлаган.

Бу хакта АМР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Александр Косов хәбәр итте.

Шулай ук 26 мең гектардан артык мәйданда туфракны тырмалау эше тәмамланган.

Бүгенге көндә 8 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчелә. 6 312 гектар сабан бодае, 1,4 мең гектар арпа, 435 гектар солы чәчелгән инде. Азык культураларыннан — 1065 гектар берьеллык һәм 763 гектар күпьеллык үләннәр. «Аммоний АгроТехнологии» ҖЧҖ техник культуралардан 1,3 мең гектар горчица һәм 250 гектар майлы җитен чәчкән.

Көн саен чәчү эшләренә 25тән артык агрегат җәлеп ителә.

Орлык инкрустациясе планга карата 88 процентка башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев