Алабуга районында ярты ел эчендә 1 431 тонна ит җитештерелгән
Бу узган елның шул ук чорына караганда 159 тоннага күбрәк.
Ярты ел эчендә районда 1 431 тонна ит җитештерелгән, бу узган елның шул ук чорына караганда 159 тоннага күбрәк.
Иң югары үсеш күрсәткечләренә «Мир», Әхмәтҗанов КФХ һәм «АФ «Яңа Юраш» җәмгыяте ирешкән (191 — 109 процент).
Район буенча мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек артымы 835 гр тәшкил итә, ә «Мир» җәмгыятендә — килограммнан арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев