Алабуга районында язгы чәчү башланды
Кырларга беренчеләрдән булып «Мир» җәмгыяте агрегатлары чыкты.
Кырларга беренчеләрдән булып «Мир» җәмгыяте агрегатлары чыкты. Анда апрельнең 11енә 80 гектарда сабан бодаен чәчтеләр.
Алар артыннан ук «Вятский берег» ҖЧҖ, «Яңа Юраш» агрофирмасы, «Аммоний Агротехнологияләр» ҖЧҖ механизаторлары да сабан культураларын чәчүгә кереште.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов хәбәр итүенчә, быел 28361 гектарны сабан культуралары алачак, шул исәптән бөртекле һәм бөртекле-кузаклылар — 17342 гектар, сабан бодае — 10780, арпа — 5316, солы — 780, борчак — 466, техник культуралар 4239 гектарда урнашачак, терлек азыгы (бер еллык һәм күп еллык үләннәр, кукуруз) — 6205 гектарда булачак. Кукуруз мәйданын быел 500 гектарга арттырганнар, ул 2700 гектарга җиткән.
Язгы кыр эшләренең башка төрләре дә дәвам итә. Мәсәлән, «Яшь көч», «Яңа Юраш» агрофирмаларында, «Якты үзән», «Мир» җәмгыятьләрендә, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында (Морт) бер еллык һәм күп еллык үләннәрне тукландыруны тәмамлаганнар. Әхмәтҗанов хуҗалыгында һәм «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында уҗым культураларын тырмалау төгәлләнгән.
Район буенча тулаем алганда уҗым культураларының 3751 гектарына минераль ашламалар кертелгән, бу алар алып торган барлык мәйданның 75 процентын тәшкил итә, күп еллык үләннәргә 4155 гектарда ашлама кертелгән (73 процент).
Уҗымнарны дымга каплату буенча пландагы мәйданның 4 проценты үтәлгән, күп еллык үләннәр мәйданы — 91, туңга сөрелгән җирләр — 32 процентка башкарылган. Кырларга көн саен 50ләп тырмалау агрегаты чыгарыла, чөнки дымны саклап калу — бүген беренче чираттагы бурыч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев