Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында культивация һәм дымга каплату эшләре бара

Механизаторлар кырга иртәнге сәгать дүрттән чыгып, караңгыга кадәр эшли

«Мир» ҖЧҖ һәм «Якты үзән», шулай ук «Яңа Юраш» агрофирмасы механизаторлары уҗым культураларын һәм күп еллык үләннәрне беренче булып тукландырырга кереште. Алар кырга иртәнге сәгать дүрттән чыгып, караңгыга кадәр эшли. Бер-ике көндә уҗым культураларының 400 гектарына һәм күп еллык үләннәрнең дә шуның кадәр диярлек мәйданына минераль ашламалар кертелгән.

«Мир» ҖЧҖ механизаторлары бу көннәрдә культивация һәм дымга каплату белән шөгыльләнә. Көн саен кырларга өч трактор чыга, хезмәтчәннәр ике сменада эшли.

− Уҗым чәчүлекләре һәм күп еллык үләннәр кышны яхшы кичерде, без аларны аммиак селитрасы белән туендырдык инде. Хәзер чәчү эшен башларга әзерләнәбез. Җылы һава урнашса, киләсе атнадан тотынырга уйлыйбыз, − диде «Мир» ҖЧҖнең генераль директор урынбасары Алексей Иванов.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов сүзләренә караганда, быелгы чәчүгә 6565 тонна орлык әзерләнгән, бу тиешле күләмнән 11 процентка артыграк. Шуның 4798 тоннасы тикшерелгән инде. Бу арада хуҗалыкларда орлык чималын авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртәләр, 1 апрельгә 450 тонна, шул исәптән «Мир» җәмгыятендә 200, «Яңа Юраш»та — 50, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында — 59 тонна орлык махсус эшкәртү узган.

Минераль ашламалар китерү дәвам итә, алар 5076 тонна тәшкил итә, бер гектарга исәпләгәндә, 57,4 килограмм тәэсир иткеч матдә туры килә. «Нократ таңнары», «Вятский берег», «Мир» җәмгыятьләрендә һәм «Яңа Юраш» агрофирмасында бу күрсәткеч күпкә югары.

Бүген районда чәчүгә хәзерлек буенча семинар уза, соңрак хуҗалыклар үзара бер-берен тикшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев