Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында мөгезле эре терлекләрнең иң күбе — «Яңа Юраш» агрофирмасында

Монда 2297 мөгезле эре терлек бар.

Район терлекчеләренең шушы елның 10 аендагы эшенә нәтиҗә ясалды. Мөгезле эре терлекләр саны 15 процентка арткан һәм алар 9063 баш булган, шул исәптән 3127 сыер — былтыргы шушы вакыт белән чагыштырганда, 307 башка артык. Сарыклар һәм кәҗәләр саны хәзер районда 4290 (плюс 358). Мөгезле вак терлекләрнең иң күбе Фалалеев (2100 сарык), Алиев (Котловка) һәм Газыймов (Хлыстово) крестьян-фермер хуҗалыкларында. 

Райондагы 330 атның 141е «Светлая долина» җәмгыятендә, биредә аларның баш саны елдан-ел арта. Әйтергә кирәк, район буенча атларның баш саны 10 айда 7 процентка арткан. 

Мөгезле эре терлекләрнең иң күбе — 2297 баш — «Яңа Юраш» агрофирмасында, ел башыннан алып, аларның саны 47гә арткан. «Мир» ҖЧҖтә хәзер 2197 баш, былтыргыдан 1029 башка күбрәк. Биредә сыерлар саны — 1040 (плюс 297) баш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев