Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында сөт җитештерү бер ярым тапкыр арткан

Быелгы гыйнварда районда 2520 тонна сөт савып алынган.

Узган елгы белән чагыштырганда, сөт җитештерү бер ярым тапкыр диярлек арткан. «Мир» җәмгыятендә үсеш 61 процент, "Якты үзән«дә — 33 процент, «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында — 17 һәм «Яңа Юраш» агрофирмасында 19 процент тәшкил итә. Әхмәтҗанов КФХның күрсәткече — 147 процент.

Районда бер сыердан алынган сөт күләме 788 килограмм исәпләнә — 2022 елның гыйнвары белән чагыштырганда, 150 килограммга артык. Иң югары күрсәткеч — 822 килограмм — «Мир» җәмгыятендә.

Бер тәүлектә уртача савып алынган сөтнең күләме гыйнварда 26,1 килограмм — 5,2 килограммга артык. Бу район буенча шулай. «Мир» җәмгыятендә — 31,2 килограмм (плюс 6), "Яңа Юраш«та — 26,8 (плюс 5,7 килограмм).

Гыйнварда савылган сөтнең тулаем күләме тәүлегенә 83,5 тоннага җиткән, бу былтыргы дәрәҗәдән 25 тоннага күбрәк. «Мир» җәмгыятендә бу күрсәткеч —37,4 тонна (плюс 16,6), «Яңа Юраш» агрофирмасында — 18,7 (плюс 4 тонна).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев