Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында тулаем савылган сөт күләме 70 тоннадан артып китә

Бу былтыргы шушы вакыт аралыгындагы нәтиҗә белән чагыштырганда, 18 тоннага күбрәк.

«Мир» ҖЧҖ һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләренә генә түгел, "Якты үзән«дә дә савым сыерлары көтүен тулыландыралар. Шушы араларда Киров өлкәсеннән 101 баш күп сөт бирә торган таналар кайтарылды.

Бүген районда тулаем савылган сөт күләме 70 тоннадан артып китә, бу былтыргы шушы вакыт аралыгындагы нәтиҗә белән чагыштырганда, 18 тоннага күбрәк. «Мир» җәмгыятендә бу күрсәткеч — 29 тонна (плюс 12), анда бер тәүлектә һәр сыердан уртача 33 килограмм сөт савып алына.

«Яңа Юраш» агрофирмасында көненә 17,4 тонна сөт алалар, тәүлек эчендә савылган сөт күләме — 24,9 килограмм. Район буенча бу күрсәткеч — 24,4 килограмм, һәм ул үткән елдагы сентябрьнең икенче ункөнлегендәгедән 5,1 килограммга артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев