Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында урып-җыю ахырына якынлашты

Быелгы уракны беренчеләрдән булып «Яңа Юраш», «Яшь көч» агрофирмалары, «Якты үзән» ҖЧҖ һәм Әхмәтҗанов КФХ хезмәтчәннәре тәмамлады.

Августның өченче ункөнлегенә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар алып торган барлык мәйданның 84 проценты урып-җыелган.

— Быелгы уракны беренчеләрдән булып «Яңа Юраш», «Яшь көч» агрофирмалары, «Якты үзән» ҖЧҖ һәм Әхмәтҗанов КФХ хезмәтчәннәре тәмамлады, — дип аңлатты районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов. — Моннан тыш, «Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыятендә 561 гектар горчица җыеп алынды. Сабан бодаен гына суктырасы калды (2800 гектар), Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында 30 гектардан карабодай җыеп аласы бар, «Мир» җәмгыяте кырларыннан 267 гектарда ашлыкка дигән кукуруз алынмаган.

Быелгы уңышны югары дип әйтеп булмый, ләкин әйләнәсенә 22 центнер чыга. Бу район буенча уртак күрсәткеч шундый, «Мир» җәмгыятендә бер гектардан 30 центнер, «Яшь көч» агрофирмасында — 29,4, "Аммоний Агротехнологияләр"дә — 26, "Якты үзән«дә — 24,1, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 25 центнер уңыш җыелган.

Арыш уңышы яхшырак, һәр гектарыннан 28,5 центнер ашлык алуга ирештеләр. Сабан бодае уңышы да начар түгел, гектарыннан 26,4 центнер. «Мир» җәмгыятендә арыш һәр гектардан 30,7 центнер, «Яшь көч» агрофирмасында 30,1, «Яңа Юраш» агрофирмасында һәм «Якты үзән» җәмгыятендә 30ар центнер уңыш биргән. Сабан бодаеның иң зур уңышы — бер гектардан 30 центнер — «Яңа Юраш» агрофирмасында.
***
Халык сынамышлары буенча, арышны 12 августка чәчәләр. Шулай эшләгәндә, уңыш яхшы булыр дип санала. Бу кагыйдәгә нигезләнеп, «Яшь көч», «Яңа Юраш», «Якты үзән», «Вятский берег», Әхмәтҗанов хуҗалыгы хезмәтчәннәре тиешле мәйданның яртысын чәчеп өлгергән.

Арыш әлегә 1535 гектарда чәчелгән, бу пландагының 32 процентын тәшкил итә, 1233 гектарда уҗым бодаен, 250 гектарда — тритикале һәм 435 гектарда — уҗымга рапс ("Аммоний Агротехнологияләр«дә) чәчәсе бар.
***
Сабан культураларына дип, барлыгы 3755 гектар җир эшкәртелгән — бу планлаштырылган мәйданның 12 проценты дигән сүз. Әхмәтҗанов КФХ хезмәтчәннәре 965 гектарда (35 процент) җирне эшкәрткәннәр, «Яңа Юраш» агрофирмасында бу күрсәткеч — 1450 гектар (23 процент), «Мир» җәмгыятендә — 550 гектар (12 процент).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев