Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында урып-җыю дәвам итә

Атна башында «Мир» ҖЧҖ комбайннары кырга чыкты.

Районда урып-җыю бара. Атна башында «Мир» ҖЧҖ комбайннары кырга чыкты. Кыр кораблары Мурзиха авылы янындагы басудан уҗым бодаен ура.

− Ике комбайн эшли, өченчесен көтәбез. Шунда ук саламны җыеп барабыз, ашлыкны әлегә ике машина ташый. Бер гектардан уртача 37,5 центнер уңыш алабыз, − ди «Мир» җәмгыятенең агрономия һәм техника буенча идарәчесе Алексей Иванов.

Аның сүзләренә караганда, быелгы җәй торышын исәпкә алганда, бу начар сан түгел. Дөрес, былтыр гектарыннан 50 центнер алуга ирешкәннәр. Узган елдан калганы белән бергә, ашлык җитәргә тиеш.

Бу хуҗалыкта урып-җыюны 20 көндә төгәлләргә уйлыйлар, шуңа күрә механизаторлар иртүк эшкә керешә. Күңелләре күтәренке.

− Иртәдән кичкә кадәр эшлибез. Уңыш булганда, эшләргә дә теләк бар. Быел да һичшиксез икмәк булачак, − ди механизатор Роберт Измарьев.

Гомумән алганда, «Мир» җәмгыятенең Малореченский бүлегендә бөртеклеләрне 1900 гектардан җыясы бар, шуларның 960 гектарында — уҗым культуралары (350 гектар бодай, 610 гектар арыш), 600 гектарда сабан бодае һәм 340 гектарда — арпа. Җыелган ашлыкны Малореченскидагы келәтләргә ташыйлар. Ул коры һәм сакларга салынуга әзер.

− Элегрәк без "Аммоний Агротехнологияләр"гә булыша идек, хәзер үз уңышыбызны җыяр вакыт җитте. Базадан иртәнге алтыда чыгып китәбез, ягулык салына һәм кичке сәгать сигезгә хәтле эшлибез, − ди Удмуртиядән Алабуга районына күчеп килгән Сергей Радзевичус.

Урак өстендә ул − немецлар җитештергән CLAAS TUCANO руле артында. Әлеге комбайн бункерына 8,5 тонна ашлык сыя, коры булса, 9 тоннадан бераз артып китә. Тулы эш көнендә 200 тонналап ашлык суктырырга була.

− Әле эш башланды гына, беренче кырга карап, уңышның нинди буласын әйтергә иртә, − ди механизатор.

Саннар көн саен үзгәреп тора. Августның 9ына алынган мәгълүмат буенча, районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 8913 гектардан алынган, бу барлык чәчү мәйданының 43 процентын тәшкил итә. Хәзергә 7327 гектар ашлык суктырылган, 1586 гектардан сенажга салынган. Гомумән алганда, 16835 ашлык сугылган, район буенча уртача уңыш − гектарыннан 25 центнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев