Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында урып-җыю темплары буенча «Яңа Юраш» агрофирмасы алда бара

Биредә урып җыйган бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар барлык кыр мәйданының 85 процентын тәшкил итә

Августның 14енә алынган мәгълүматлар буенча, районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 13 146 гектардан җыелган, шул исәптән 11 373 гектарда суктырылган, 1773 гектардан — сенажга салынган. Нәтиҗәдә барлык мәйданның 63 процентыннан уңыш алынган.

Тулысынча борчак (гектардан 16,7 центнер), уҗым бодае (гектардан 26,4 центнер), тритикале уңышы җыелган; арыш, солы һәм арпа планлаштырылганның 83-87 проценты күләмендә суктырылган, сабан бодае күләме — 32 процент.

Барлыгы 25 571 тонна ашлык сугылган, район буенча уртача күрсәткеч әлегә бер гектардан 22,5 центнер тәшкил итә. Иң югары уңыш — 33,2 центнер — «Мир» җәмгыятендә. Икенче урында «Аммоний Агротехнологияләр» ҖЧҖ (26 центнер), өченчедә — «Яшь көч» агрофирмасы (25,4 центнер).

«Якты үзән» ҖЧҖдә уңыш бер гектардан 23,4 центнер дәрәҗәсендә. 

Урып-җыю темплары буенча «Яңа Юраш» агрофирмасы алда бара, биредә урып җыйган бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар барлык кыр мәйданының 85 процентын тәшкил итә. «Якты үзән» ҖЧҖ һәм Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында бу күрсәткеч 83 процентка, «Яшь көч» агрофирмасында 71, «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында 63 процентка тигез.
***
2024 елгы уңыш нигезе өчен туфрак эшкәртүгә керештеләр. Планда каралганның 7 проценты үтәлгән — 2300 гектар туфрак әзер. «Яңа Юраш» агрофирмасында бу эш 1000 гектарда, Әхмәтҗанов КФХда — 525 гектарда, «Мир» җәмгыятендә — 325, «Якты үзән» ҖЧҖдә — 240 гектарда башкарылган.
***
Сарымсак уңышы яхшы — һәр гектардан 233 центнер, 30 гектардан җыелган, Павел Кувайцев крестьян-фермер хуҗалыгы күрсәткече шундый (Мальцево авылы).
***
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов хәбәр итүенчә, терлек азыгы хәзерләү дәвам итә, ул бүгенгә шартлы рәвештә алынган бер баш малга район буенча 20,64 центнер терлек берәмлеге тәшкил итә. Әхмәтҗанов КФХда, «Мир» җәмгыятендә, «Яңа Юраш» агрофирмасында бу күрсәткеч югарырак.

Бүген районда 43 650 тонна сенаж салынган, 6643 — печән. Күп еллык үләннәрне икенче кат чабу аркасында кышка азык һәм салам арта, ул инде 4595 тонна төргәкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев