Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районының «Яңа Юраш» агрофирмасы мөгезле эре терлек саны буенча алдынгы

Хуҗалыкта 2248 баш терлек исәпләнә.

1 октябрьгә райондагы мөгезле эре терлекләрнең баш саны үткән елның шушы аралыгы белән чагыштырганда, 1201гә артып, 8727 баш тәшкил итте, шул исәптән 3088 баш сыер исәпләнә (плюс 265).

Сарыклар һәм кәҗәләр саны 4290, былтыргы дәрәҗәдән 358гә артык, атлар — 332 (плюс 21).

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов хәбәр итүенчә, мөгезле эре терлекләре иң күп хуҗалык — 2248 баш — «Яңа Юраш» агрофирмасы, анда алар 81 башка арткан. 

«Мир» җәмгыятендә барлыгы 1950 баш исәпләнә. Бу көннәрдә анда Удмуртиядән 198 тана кайтарылган, октябрьдә 1001 баштан торган көтү Венгриядән кайтарыла торган күп сөтле 250 танага артачак, моңа кадәргеләре бу хуҗалыкта яхшы ярашып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев