Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында терлек азыгын әзерләү башланды

Күпьеллык үләннәр 4752 гектар мәйдан алып тора, бу көннәрдә аны чабу бара.

Терлек азыгы культуралары районда 11336 гектарда урнашкан, шул исәптән бер еллык үләннәр − 2701, силоска дигән кукуруз — 2255 гектар җир алып тора. «Яшь көч», «Яңа Юраш» агрофирмаларында, «Якты үзән», «Мир» җәмгыятьләрендә, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында «южанка» 200-300 гектар алып тора.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов сүзләренә караганда, 21 июньгә «Мир» ҖЧҖтә 1050 тонна сенаж әзерләнгән, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында әлеге терлек азыгы 600 тонна, «Яшь көч» агрофирмасында — 150 тонна тупланган.
Алдагы кышка терлекләрне ашату өчен 6300 тонна печән, 52600 тонна сенаж һәм 33000 тонна силос әзерләргә ниятлиләр, бер сыерга исәпләгәндә, бу 30 центнер терлек берәмлегенә тигез.

Яшел уракның беренче көннәрендә күп еллык үләннәр 810 гектарда чабып алынган, шул исәптән, 420 гектардан алынганы — сенажга, 275 гектардан — печәнгә, бер өлеше терлек азыгына китәчәк (бу максат өчен 290 гектарда уҗымнар бүлеп куелган).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев