Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга район басуларында урып-җыю эшләре

Авыл халкы беренче эш итеп көзге арыш җыюга кереште.

Безнең хәбәрчебез Гари авылындагы «Бехтерево» ҖЧҖ хуҗалыгында булып кайтты. Биредә кырларда өч комбайн эшли. Аларның икесе — «Палессе» — Белоруссиядә җыелган. Шушы көннәрдә генә хуҗалыкта яңа техника — «Россельмаш» компаниясенең Россиядә җитештерелгән «АСROS 585» комбайны да пәйда булган. Анда комбайнчы Александр Ижболдин эшли.
«Комбайн югары җитештерүчәнлеге белән аерылып тора, кырда ашлыкны югалтуы да азрак. Анда эшләү бик уңайлы, кондиционерлау системасы бар. Техника тулысынча автоматлаштырылган — компьютерлар белән җиһазландырылган. Кабинада булганда, механизатор бөтен суктыру процессын күрә. Әгәр нинди дә булса хата килеп чыкса, махсус датчиклар бу турыда хәбәр итә һәм аны санаулы минутларда төзәтергә мөмкин», — дип сөйли комбайнчы.
Александр Ижболдинга 41 яшь. Белеме буенча ул — тракторчы-комбайнчы, 1нче класслы машинист. Гари авылында яши, хуҗалыкта 2015 елдан бирле хезмәт куя. Аның эш көне, кагыйдә буларак, иртәнге сәгать 4тә башланып, кич белән генә тәмамлана. Көненә Александр Анатолий улы һәм аның ышанычлы ярдәмчесе — комбайн 25-27 гектар мәйданда уңыш җыялар.
Быелгы уңышка комбайнчы шулай ук зур өметләр баглый.
Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Руслан Сафин хәбәр иткәнчә, урып-җыю кампаниясендә 52 ашлык җыю комбайны, 8 үзйөрешле печән чапкыч, 70 йөк машинасы катнашачак. Алабуга кырларыннан барлыгы 22 мең 700 гектар мәйданда бөртекле культуралар җыелачак. Бүгенге көндә 1700 гектар мәйданда 5 мең тонна ашлык җыеп алынган. 
Район буенча уртача уңыш гектардан 30 центнер тәшкил итә. Быел Алабуга аграрчылары урып-җыюга бераз соңрак — 29 июльдә кереште, ә узган елда эш 27 июльдә башланган иде. Басуларга беренче булып «Яшь көч», «Яңа Юраш», «Алабуга ХПП» һәм «Якты үзән» хуҗалыклары чыкты. Авыл халкы шунда ук көзге арыш һәм бодай җыюга кереште.
«Һава торышы үз төзәтмәләрен кертте, әлбәттә, әмма зыян китерерлек түгел. Дөрес, яңгырлар аркасында урып-җыюга бер-ике көнгә соңрак керештек. Яңгырлы көннәрдә техниканы тулы күләмдә файдаланырга мөмкинлек булмады, комбайнчылар көненә нибары 2-3 сәгать эшләде. Мондый хәл эшне бераз тоткарлады, ләкин, минемчә, без планлаштырылган эшләрнең барысын да башкарып чыгарга өлгерәчәкбез. Июльдә Алабуга районы буенча 80 миллиметрдан 112 миллиметрга кадәр явым-төшем яуды. Уҗымнарга моның әллә ни йогынтысы юк, ә сабан культураларына өметебез зур. Көзге культуралар буенча гектарыннан 32 центнер уңыш алу көтелсә, сабан культураларыннан күбрәк ашлык җыелыр дип көтәбез. Районда уртача уңыш гектардан 35-37 центнер, культураларга карап», — диде Руслан Сафин.
Урып-җыюдан соң ашлык суктырыла, йөк машиналарына төялә һәм ашлык амбарларына хуҗалыкка озатыла. «Бехтерево» ҖЧҖ хуҗалык җитәкчесе Солтан Билалов билгеләп үткәнчә, биредә ашлык амбарлары яхшы җиһазландырылган, яңа киптерү комплексы бар. Димәк, ашлык бераз дымлы булса да, зыян юк — аны киптерү җайланмасы аша үткәрәләр һәм складларга җибәрәләр. Сүз уңаеннан, алар да яңа диярлек — соңгы 2-3 елда дүрт амбар төзелгән. Шулай итеп, хуҗалыкта урып-җыю эше бик яхшы оештырылган, ди Солтан Билалов.
Игенчеләр әйтүенчә, әгәр август аенда һава торышы тотрыклы, яңгырсыз булса, урып-җыюны 1 сентябрьгә төгәлләү планлаштырыла.
Уңыш өчен көрәш белән беррәттән республикада комбайнчылар конкурсы уза. Иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен Татарстанда Республика Президентының 100әр мең сумлык 200 гранты гамәлгә куелган. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр итәләр. Анда билгеләп үтүләренчә, урып-җыю конвейерының барлык участокларында югары җитештерүчәнлекле хезмәт нигездә хезмәткәрләрне стимуллаштыру ысулларын уңышлы куллануга бәйле. Конкурста Алабуга районы комбайнчылары да катнаша. Алар арасында — безнең герой, иң яхшы хезмәткәрләрнең берсе, биш бала атасы, Гари авылыннан комбайнчы Александр Ижболдин. Аңа алдагы уңыш өчен көрәштә уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев