Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районнарында җирлек башлыкларының отчет сессияләре дәвам итә

Костенеево авылындагысында район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм ТРның Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.

Алар җирле халык сорауларына җавап бирде. Костенеево мәктәбе укытучысы Павел Акаев авыл хуҗалыгыныкы саналган җирләрне Кояшлы һәм Яңа поселок урамнары җирлеге төренә күчерүләрен сорый. Бу мәсьәләне җирлек башлыгының үзенә тикшерергә куштылар, Җир-милек палатасы якын арада тиешле документларны әзерләргә тиеш. 

Костенеевода яшәүче Татьяна Минеева биредәге амбулатория янында автомобильләр кую урынын булдыруда ярдәм сорый. Хәзергә машиналарны юл өстендә калдырырга туры килә, бу исә аварияләргә китерергә мөмкин. Район башлыгы смета төзергә кушты. Аннан соң Костенеево авыл җирлеге башлыгы Сергей Зеленовский җирле үзидарә органнары эше һәм 2022 елга планнар турында сөйләде.

Демография
2022 елның 1 гыйнварына авыл җирлегендәге халык саны 946 кеше тәшкил итә. Сергей Зеленовский билгеләп үткәнчә, туучыларга караганда, үлүчеләр саны артыграк. Ел эчендә 20 кеше вафат булган, нигездә, өлкән яшьтәгеләр, туучылар саны — 3.

— Шул ук вакытта балалы яшь гаиләләрнең йорт салуы, торак сатып алуы арта. Безнең җирлек аша уза торган яңа юл һәм күпер төзеләсе булгач, алга таба төзелеш өчен дип җир кишәрлеге сатып алырга теләүчеләрне бу хәл ныграк җәлеп итә, — ди Сергей Зеленовский.

Авыл хуҗалыгы
Костенеево җирлеге чикләренә керә торган 19495,4 гектар җирнең 5 мең гектардан артыгы моңа кадәр эшкәртелмәгән, чүп үләннәр һәм куаклар белән тулган. Бу янгын куркынычы китереп чыгарырга мөмкин. Узган ел ахырында Алабуга районы җитәкчелеге эре «Аммоний» агрохолдингы белән килешү төзегән, үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнәчәк. Проектларны тормышка ашыруга инвестор 500 миллион сум акча бүлеп бирә.
Котловка авылы тирәсендә Рамиз Алиев крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Ул кәҗәләр, сарыклар, иделбай бәрәннәре — барлыгы 472 баш мал үрчетә. Җирлектә барлыгы 560 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә.

Үзара салым
2021 елда авыл җирлеге кешеләре республиканың үзара салым программасында актив катнашып, 429 мең сум акча җыйды. 
Республика бюджетыннан 1 миллион 716 мең 200 сум өстәлгән. Гомуми акча күләме 2 миллион 145 мең 250 сум булган. Быел халыктан 513 мең сум акча җыеп аны җирлектәге авылларны төзекләндерүгә тотарга ниятлиләр.

2021 елда ниләр башкарылган
Биш торак пункт урамнарында 30 фонарь, 54 лампа алыштырылган. Элегрәк фермага хезмәт күрсәтә торган суҗыйгычны үзгәртеп кору өчен, 200 мең сумлык җиһаз алынган. Котловка авылында Костенеево урамына һәм Костенееводагы Яшьләр урамына вак ташлы-комлы катнашмалы өслек белән юл салынган. Язын Котловкада, ТИҮ откан грант хисабына 460 мең сум бәягә спорт тренажерлары комплексы урнаштырганнар. 

2022 елга планнар
— Костенеево авылы башкарма комитетының хакимият бинасын төзү;
— «Татнефть» гранты буенча 10 миллион сумга Костенеевода су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү;
— Костенеевода 4,5 миллион сумга яңа суҗыйгыч кору;
— Костенеевода спорт мәйданчыгын, Свиногорье авылында — балалар мәйданчыгын урнаштыру;
— Казыли авылында юлның бер өлешенә асфальт җәю, Костенеевоның Үзәк урамында, Котловкадагы Костенеево урамында су колонкасын кую, Покровское авылында су колонкасын урнаштыру, суны бүлә торган кое төзү.

Район һәм шәһәрне төзекләндерү турында
Чыгыш ясаганда, район башлыгы Рөстәм Нуриев үткән елда республика программасы буенча 24 йортта 159 миллион сум акчага капиталь төзекләндерү эшләре башкарылганын әйтте. Йортларның тышын җылытуга махсус игътибар булды. Быел Төзүчеләр урамын тәртипкә китерү планлаштырылган. Шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 2022 елда 39 йорт төзекләндереләчәк. Мәгариф өлкәсендә башкарылган эшләр турында сөйләгәндә, район башлыгы Бехтерево авыл мәктәбендә тәрәзәләр алмаштырылуын, Поспелово һәм Яковлево мәктәпләрендә түбә төзекләндерелүен билгеләп үтте. Лекарево мәктәбенә ремонт ясаганнан соң, анда балалар бакчасы урнаштырылган. Тулаем алганда, шәһәр һәм авыл мәктәпләрен үстерүгә район бюджетыннан 30 миллион сум акча юнәлтелгән булган. Быел августта Мәдәни үсеш үзәге ачарга планлаштырыла. Моннан тыш, җитәкчелекнең «Кама» уку театрын төзекләндерү нияте бар. Авыл гыйбадәтханәләренә аеруча игътибар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев