Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы аграрийлары арыш уруга әзер

Техник көч уракны өч атнада төгәлләргә мөмкинлек бирә.

Элек 21 июльгә арыш урганнар, быел исә бу мөһим чара якынча ике атнага соңга калып башланачак.

Шулай да район хезмәтчәннәре бар техниканы хәзерләп куйган. Шушы араларда гына Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында булып узган махсус комиссия моңа инанды.

Алабуганың авыл хуҗалыгы предприятиеләренә югары бәя бирелгән. Алабуга районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов сүзләренә караганда, «Аммоний Агро» ҖЧҖ әзерлеге аеруча билгеләп үтелгән. Икенче урында «Башак» кооперативы, өченчедә — «Якты үзән» җәмгыяте.

Быел район аграрийлары 19718 гектардан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алырга тиеш, шул исәптән 16626 гектардан — уҗым культураларын. Бер комбайнга (алар 54) физик йөкләнеш 365 гектар туры килә. Техник көч уракны өч атнада төгәлләргә мөмкинлек бирә. Әйтергә кирәк, уңыш яхшы булырга охшаган; хуҗалыкларда ындыр табакларын тырышып әзерләгәннәр инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев