Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре «Яшь көч» агрофирмасын үрнәк ферма дип атады

Хуҗалыкта ел башыннан бирле 1 мең 517 тонна сөт алынган.

Алабуга районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре «Яшь көч» агрофирмасының терлекчелек комплексын үрнәк ферма дип атады.
Чыннан да, терлекләрне кышлатуга биредә барлык абзарлар тел-теш тидермәслек итеп әзерләп куелган. Өстәвенә терлек азыгы (550 тонна печән, 3 мең 850 тонна сенаж һәм 2 мең 200 тонна силос, шартлы рәвештә алынган бер баш терлеккә 30,3 центнер терлек берәмлеген тәшкил итә) да җитәрлек. Савым сыерларын тукландыру балансланган, минераль өстәмәләр кертелгән. Лейкозның нәрсә икәнен дә онытканнар инде.
"Яшь көч"тәге савым сыерлары көтүендә 230 мал исәпләнә, мөгезле эре терлекләрнең гомуми саны — 838. Күптән түгел генә бу фермага Чехиядән сөтне күп бирә торган 64 тана кайтарттылар, аларның кайберләре ноябрьдә үк бозаулар дип ниятлиләр.
Моннан тыш, бу хуҗалыкта 100 процент сыерларны ясалма орлыкландыру оештырылган, моның өчен көтү яңарту технологы Илнур Абдуллин җаваплы. 
— Мин башка зооветбелгечләрне билгеләп үтәр идем, — ди район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгының урынбасары Александр Косов. — Барыннан да бигрәк, бу ферма мөдире Илдар Хәбибуллин, баш мал табибы Федор Бухаров, аның улы Илнур, ул Казан ветеринария академиясен тәмамлап, туган авылына кайтты. Шушы елның тугыз ае өчен нәтиҗәләр буенча беренче урынны яулаган сыер савучы Гөлнур Сибәгатуллина да мактауга лаек — һәр сыердан ул уртача 6 мең 923 килограмм сөт сава, әлеге күрсәткеч былтыргысыннан югарырак.
Гомумән алганда, хуҗалыкта ел башыннан бирле 1 мең 517 тонна сөт алынган. Бер сыерга исәпләгәндә, 6 мең 597 килограмм тәшкил итә — үткән елның шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 106 килограммга артык.
Терлекчелекнең бар яңалыгы — аерым алганда, аны цифрлаштыруга күчерү. Агрофирма җитәкчесе Рузилә Һадиуллина өчен бу ят нәрсә түгел. Ул комплекста эшләүчеләрне дә кайгырта, биредә хезмәт шартлары яхшы, хезмәткәрләр кайнар аш (аңа итле икенче ашлар да керә), белен, чәй яисә кофе белән тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев