Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә шушы елның тугыз ае өчен терлекчеләр эшенә йомгак ясалды

Тугыз айда районда 15 мең 559 тонна сөт савып алынган, бу күрсәткеч үткән елдагыдан бер ярым тапкыр артык.

Бу турыда район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгының урынбасары Александр Косов хәбәр итте. Мөгезле эре терлекләрнең саны 1 октябрьгә 7 мең 526 баш исәпләнә, бу былтыргыга караганда 245 баш терлеккә артык дигән сүз. Сыерларның баш саны 692гә артып, 2 мең 823 булган. Сарыклар һәм кәҗәләр хәзер 3 мең 932 баш, 2020 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 106 процент. Атлар — 311 баш (плюс 7), кош-корт — 75,5 мең (125 процент).
«Мир» җәмгыятендә мөгезле эре терлекләрнең, аерым алганда, сыерларның баш саны 754кә арткан.
Тугыз айда районда 15 мең 559 тонна сөт савып алынган, бу күрсәткеч үткән елдагыдан бер ярым тапкыр артык. Иң яхшы нәтиҗә «Мир» ҖЧҖндә — 5 мең 246 тонна. «Яңа Юраш» агрофирмасында бу күрсәткеч 2020 елдагыдан 13 процентка артык, «Яшь көч» агрофирмасы алардан чак кына калыша.
Районда ел башыннан алып, бер сыердан исәпләгәндә, уртача 5 мең 619 килограмм сөт савылган, бу үткән елдагы шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 634 килограммга күбрәк. Беренче урында «Мир» җәмгыяте, анда бер сыердан савып алынган сөтнең уртача күләме 6 мең 814 килограмм тәшкил итә. «Яшь көч» агрофирмасында бу күрсәткеч 6 мең 597гә тигез.
Җитештерелгән ит күләме 1 октябрьгә 1 мең 634 тонна булган, былтыргыдан 125 тоннага артык. «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында ит җитештерү 18 процентка, «Якты үзән» ҖЧҖдә 2 процентка арткан. Мөгезле эре терлекнең тәүлеклек артымы «Мир» җәмгыятендә килограммнан арткан, «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында 724 грамм булган. Район буенча бу күрсәткеч уртача 718 грамм тәшкил итә. 
***
Кышка терлек азыклары җитәрлекме, дигән сорауга Александр Косов:
— Алар тулысынча җитәрлек. Печән 7 мең 610 тонна, сенаж — 32 мең 920, силос — 23 мең 200 тонна, тагын 4 мең 389 тонна прессланган салам әзерләнгән. Шартлы рәвештә алынган бер баш малга 29 центнер, «Мир» җәмгыятендә 442 центнер, «Яшь көч» агрофирмасында 30,3 центнер терлек берәмлеге туры килә (таләп ителгән терлек берәмлеге күләме: 30 центнер).
Әйтергә кирәк, төрле дәрәҗәдәге киңәшмәләрдә билгеләп үтелгәнчә, үткән елгысын да исәпләп, терлек азыгы байлыгы буенча Алабуга районы республикада өченче урынны алып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев