Алабуга районы авылларында быел «Каз өмәсе» йоласы ничек үтте
Татар халкының үзенә генә хас бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Еллар үткән саен алар үзгәрә, башка төсмер ала, әмма төп асылын югалтмый.
Алабуга районы авылларында бүген дә каз үстерүчеләр күп. Элеккеге кебек зур өмәләр үткәрелмәсә дә, бүгенге көндә әлеге йола күпмедер дәрәҗәдә сакланып кала. Сораштырулардан аңлашылганча, быел авылларда ул бик аз кеше белән генә уздырылган, моңа коронавирус белән бәйле вәзгыять тә үз өлешен керткән билгеле.
Нәсимә Кәримуллина Ядегәр авылыннан. Үзен белә башлаганнан бирле казлар үстерә. Быел да 25 каз асраган ул.
— Хәзер әзер үскәнен генә алабыз, ә элек үзебез йомырка куеп, чыгарта идек. Үстерү серләрем юк дияргә була. Ипи, бөртекле ашлык, бәрәңге ашатам. Аларга иң мөһиме су кирәк.
Нәсимә апа әйтүенчә, каз итеннән бик күп тәмле ризыклар пешерергә була. Өчпочмак, бәлеш, коймак дисеңме... Каз мае белән пешерелгән коймакларның үзгә бер тәмле тәме була. Ә какланган казның ничек тәмле булуы турында әйтеп торырга да кирәкмидер. Татар халык мәҗлесләрендә казның урыны табын түрендә. Кыз сорарга, туй-никахларга татарлар парлы казны пешереп яки каклаганны алып бара.
Безнең борынгы әби-бабайлар бу кошны бик теләп асраганнар. Аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Ә каз маен хәтта дәвалау өчен кулланганнар: кышкы суыкларда, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр, салкын тигәндә дә аны эретеп эчкәннәр.
— Элек һәр казга бер кеше булган, каз йонын коры килеш йолкыганнар. Хәзер эшне җиңеләйтер өчен, казны кайнар суда пешекләп алалар. Йонын һәркем үзенчә киптерә, аннан мендәрләр ясыйбыз. Әле бит татарларда элек-электән килгән гореф-гадәт бар: кыз бала тугач ук, аңа 40 көн булуга, бирнә өчен мендәр ясап кую.
Нәсимә апа киләчәктә әлеге матур йоланы зурлап үткәрергә тели.
— Тормыш иптәшем Әлфәт исән чагында өмәләрне бик матур үткәрә идек. Ул бик оста гармунда уйнады. Авылда гармун тавышыннан барлык тирә-юнь бер сихри моңга төренгән кебек була иде. Өздерепләр уйный иде шул ул гармунда! Хәзер улым Илшат, оныкларым уйный. Шуңа күрә әлеге йоланы үткәрүне дәвам итәсе иде, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз югалмасын, киләсе буыннарга мирас буларак барып җитсен иде дигән теләктә калам. Быел өмәгә килгән һәр кешегә зур рәхмәтемне җиткерәм.
Илмәт авылыннан Раушания Шакирҗанова да казлар үстерә. Былтыр 15 баш булган булса, быел 20 кош. Ул да әзер үскән казлар ала икән.
— Өмә ясап тормадык, туганнар һәм балалар белән эшкәртеп бетердек. Без каз итен сатмыйбыз, үзебез өчен генә тотабыз. Аны бәйрәмнәрдә, бергә җыелгач пешерәбез. Духовкада кыздырабыз, каклыйбыз. Үзем генә белгән үстерү серләрем юк, барлык каз тотучылар белән аралашып торабыз, киңәшләшәбез. Каз үстерүнең мәшәкате юк, бернинди авырлыкларга очраган булмады. Көз җиткәч, эшеңнең нәтиҗәсен күреп куану — үзе зур бәхет.
Якынча 27 ел каз үстерү белән шөгыльләнгән Морт авылыннан Илзирә Фазлыевадан да бу хакта сорамыйча кала алмадык. Ул каз бәбкәләрен кайвакыт сатып та ала, үзе дә чыгарта икән. Сатып алганда 20-25ләп каз үстерә.
— Хәзер өмәләр элеккеге кебек үк үтми. Кар төшкәч безнең өйдә каз өмәсе оештырганнарын бик яхшы хәтерлим, без аны нигәдер зарыгып көтеп ала идек. Әле дә истә, кечкенә чагымда кызлар чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, чишмәгә алып баралар иде. Түгәрәккә утырып канат сыдыра идек. Кичләрен җыелып җырлар җырлыйлар иде. Быел өмәне күршеләр, туганнар белән генә ясарга туры килде. Хәзер коронавирус белән вәзгыять катлаулы булу сәбәпле, кеше күп җыймадык.
Илзирә апа каз итен төрлечә файдалана, бигрәк тә Яңа ел өстәленә, туган көннәрдә казны тутырып, духовкага куя. Каклаган каз да бик күпләр тарафыннан яратып кулланыла икән. Йоныннан мендәрләр ясый ул.
Өмә вакытында кызыклы хәлләр булмыйча калмый. Илзирә Фазлыева да шундый бер истәлеге белән уртаклашты:
— Шулай казларны чистарттык та, суы бераз сарыксын өчен, элеп куйдык. Саный башласак, бер каз чыкмый. Берничә тапкыр санадык, юк инде, чыкмый саны. Карасак, ул ана һәм ата каз белән бергә йөри. Суйганда ычкынып киткән булган. Киләсе елга калдырдык инде. Шулай язган булган күрәсең.
Каз өмәсе халкыбызның электән үк буыннан-буынга күчеп килүче йоласы булып тора. Гореф-гадәтләребезнең, йолаларыбызның күпмедер дәрәҗәдә булса да сакланып калуы күңелгә рәхәтлек бирә.
Фотода Алабуга районы Илмәт авылында узган ел үткәрелгән «Каз өмәсе» йоласы. Илмәт авылы мәдәният йорты архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев