Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы авылларында отчет сессияләре башланды

Беренче исәп-хисап утырышы Олы Елово авылында үтте. 

Район авылларында авыл җирлекләре башлыкларының отчет сессияләре башланды. Аларга старт Олы Елово авылында бирелде.
Олы Елово авыл җирлеге Советының отчет сессиясе район башлыгы урынбасары Олег Колпаков катнашында узды.

Даруханә, интернет һәм техник хезмәт күрсәтү кирәк

Традиция буенча, сессия алдыннан авыл халкы шәхси сораулары белән район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.
Олы Елово авылында яшәүче пенсионер Владимир Зубков, сәламәтлеге буенча еш кына бер үк дару препараты куллана. Ләкин сатып алуы гына үзе бер маҗара. Дару кыйммәт һәм аны авылда табып та булмый икән, чөнки Олы Еловода даруханә пункты юк.

— Безнең авылда даруханә өчен бина бар, әмма, кызганычка каршы, лицензиясе юк. Миңа Алабугага барырга туры килә. Ярый әле машинам бар. Ә башка авыл халкына нишләргә? — дип зарлана пенсионер.

— Без җирлекнең барлык төп оешмаларын, шул исәптән балалар бакчасын, фельдшер-акушерлык пунктын һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләрен дә карап чыктык. Амбулатория — җитди җиһазландырылган медицина пункты. Без Үзәк район хастаханәсе вәкилләре белән, медицина препаратларын тәэмин итү эшен оештыру өчен, әлеге мәсьәләне һичшиксез хәл итәчәкбез. Киләсе атнада карар кабул итәрбез дип уйлыйм. Даруханә пунктын һичшиксез оештырабыз, — дип җавап бирде район башлыгы урынбасары Олег Колпаков.
Даруханәдән тыш, Владимир Александр улы фельдшер-акушерлык пунктына интернет үткәрүдә ярдәм итүне сорады.

Роза Митрофанова авылда балалар бакчасы мөдире булып эшли. Ул Мәдәният йортына видеокүзәтү һәм коймалар кую үтенече белән мөрәҗәгать итте. Авыл җирлеге башлыгы Александр Машанов билгеләп үткәнчә, көндез биредә мәдәният йорты хезмәткәрләре эшли, ә төнлә авыл территориясен дружиначылар урап чыга. Олег Колпаков сак сигнализациясе урнаштырырга кушты. Ул шулай ук балалар бакчасы эше белән кызыксынды һәм аңа йөрүче дүрт сабыйның бик аз булуын ассызыклады. Авылга яшьләрне җәлеп итәргә, шул рәвешле демографияне күтәрергә кирәк.

Петр Золотарев авылда янгын сүндерү машинасы шоферы булып эшли. Ул тиешле вакытта машинага техник хезмәт күрсәтүне сорады. Олег Колпаков билгеләп үткәнчә, техника тиешле хәлдә булырга тиеш һәм бу максатлар өчен финанслау, һичшиксез, бүлеп биреләчәк.

Ниләр эшләнгән

Сессиядә авыл җирлеге башлыгы Александр Машанов Олы Елово авыл җирлеге үзидарә органнарының 2020 елдагы эшчәнлеге турында хисап тотты. Әйтик, узган ел Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл, фельдшер-акушерлык пункты төзекләндерелгән һәм янгын сүндерү автомашинасы ремонтланган. Иганәчеләр ярдәме белән Изге Михаил Архангел исемендәге чиркәү түбәсен чистартканнар, зират коймалары алыштырылган. Җиңүнең 40 еллыгы урамында юллар тигезләнгән.

— Ел дәвамында ялгыз пенсионерларга, хезмәт фронтында катнашучыларга, күп балалы гаиләләргә, инвалидларга азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Авылда яшәүче пенсионерга су үткәрелгән. Кышкы чорда ялгыз пенсионерларның йорт яны территориясен кардан чистартабыз. 140 агач утырттык, ял итү урыннарында Нократ елгасы ярын чистарттык, янгынга каршы кое ремонтланды, — дип хисап тотты Александр Машанов.

Авыл нәрсә белән яши

Олы Елово авыл җирлеге составына бер торак пункт — Олы Елово авылы керә. 2021 елның 1 гыйнварына ишегаллары саны — 95. Җирлектә гомуми яшәүчеләр саны — 243 кеше, шул исәптән 77се — пенсионерлар, шуларның икесе — хезмәт фронтында катнашучы.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, авыл мәдәният йорты, китапханә, почта, балалар бакчасы, кибет, муниципаль янгын сагы эшли. Яковлево мәктәбендә авыл балалары 1-9 сыйныф, ә Костенеево мәктәбендә 10-11 сыйныфларда белем ала.

Авыл хуҗалыгы
Олы Елово авыл җирлеге территориясендә урнашкан җирләрне Фазыл Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге Фидан крестьян-фермер хужалыгы, «Яшь көч» агрофирмасы ҖЧҖе (директоры Рузилә Һадиуллина), «Күл буе» ҖЧҖе (җитәкчесе Руслан Газизов), «Якты үзән» ҖЧҖе (Фиргать Сәлахов) арендага алалар.

Әхмәтҗанов крестьян-фермер хужалыгында 2019 ел ашлык складын төзекләндерүдән башланган, 2020 елда гараж ремонтланган һәм газлаштырылган, 30 кешегә исәпләнгән ашханәне, душ бүлмәсен, ял бүлмәсен төзекләндергәннәр. Сәгатенә 50 тонна орлыкларны чистарту җитештерүчәнлеге белән бөртек чистарту комплексы төзелә. 5000 тоннага исәпләнгән ашлык склады төзү планлаштырыла.

2021 елның 1 гыйнварына мөгезле эре терлекнең баш саны — 24, шул исәптән сыерлар — 12, сарык һәм кәҗәләр — 33, атлар — 1, куяннар — 18, кошлар — 712, умарта гаиләләре — 85.

Умарта үрчетү белән шөгыльләнүче Ачинцев шәхси ярдәмче хуҗалыгы уңышлы үсә (65 умарта).

Хәтерлибез, горурланабыз
Олы Елово авылында, иганәчеләр ярдәме белән, авыл җирлегенең "Хәтер китабы«н чыгару өчен мәгълүмат җыю буенча эш алып барыла. Бу хакта авыл Ветераннар советын җитәкләүче Валентина Кузьмина хәбәр итте.

— «Бу тыйнак кешеләр шушы җирдә яшәгән һәм эшләгән...» — "Хәтер китабы"ның документаль битләренең юллары әнә шулай башлана. Тамара Полянцевага архив мәгълүматлары белән зур эш башкарганы өчен зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. "Хәтер китабы"н без сугыш турындагы хатирәләребез, иске фотографияләр, архив белешмәләре ярдәмендә иҗат итәбез. Бу мәгълүматны бөтен авыл белән, шул исәптән укытучыларыбыз белән дә җыябыз. Шулай ук җирлек башлыгы Александр Машановка "Хәтер китабы"н булдыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерәсем килә, — дип фикерләре белән уртаклашты Валентина Александр кызы.

Нәтиҗәләр ясап

Сессиягә йомгак ясап, Олег Колпаков авыл җирлегендә шәһәрдәге кебек үк ут баганалары куелуын билгеләп үтте. Хәзер шәһәр дә, авыл да тигез яссылыкта.

— Рөстәм Мидхәт улы авыл җирлекләрен үстерү бурычын куйды. Бездә бары тик шәһәрне генә үстерү өлешендә карарлар кабул итүнең бердәм үзәге булмаячак. Шәһәр һәм авыл тигез дәрәҗәдә үсәчәк һәм аларга бер үк игътибар биреләчәк. Авыл җирлекләрен, авыл хуҗалыгы формированиеләрен, крестьян-фермер хуҗалыкларын, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү — якындагы бишьеллыкка бурычлар. Авыл максималь рәвештә үсәргә, барлык үсеш программаларында, федераль яки республика программаларында катнашырга тиеш. Муниципалитет бу чараларга ярдәм итәчәк, — дип ассызыклады район башлыгы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев