Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы авылларында төзелеш һәм төзекләндерү дәвам итә

Алабуга районында быел авыл җирлекләренең иҗтимагый һәм инженерлык объектларын төзүгә 145 миллион сумнан артык акча кертелгән. 

Әлеге чаралар хисабына авыл җирләрендә спорт һәм балалар бакчалары урнаштырылган, суүткәргеч төзекләндерелгән, юллар һәм тротуарлар асфальтланган, урамнарны яктырту торгызылган, «Чиста су» программасы буенча эшләр башкарылган. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы техникасы өчен җиһазлар һәм кирәк-ярак сатып алынган.

Районда шулай ук якын-тирәне гражданнарның үзара салымнары акчасына төзекләндерү дә бара. Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников хәбәр итүенчә, Олы Шүрнәк авылында үзара салым чараларына тротуар салынган, беседка куелган, эскәмияләр һәм чүп савытлары, Үмәк авылында балалар мәйданчыгы өлешләре урнаштырылган. Өске Шүрнәктә юл өлешчә төзекләндерелгән. 

Мортта да калышмыйлар. Җирлек башлыгы Фаиз Закиров сөйләвенчә, биредә мәдәният һәм ял паркын төзи башлаганнар. Тротуарлар тулысынча асфальт белән капланган, түбәле сәхнә ясалган. Киләсе елда балалар мәйданчыгы өчен уен элементлары, спортныкына ун тренажер сатып алырга ниятлиләр. Паркны киртәләп алырга уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев