Алабуга нуры

Алабуга районы башлыгы урынбасары Иске Күклектә яшәүчеләрне кабул итте

Биредә еллык отчет сессиясе узды.

Берничә ел рәттән Иске Күклек авыл җирлеге «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» муниципаль конкурсында беренче урынны яулый. Бу хакта һәм узган елда башкарылган эшләр турында җирлек башлыгы Аркадий Бахметов хисап сессиясе вакытында сөйләде.

 

Иске Күклек авыл җирлеге составына алты торак пункт керә, аларда 400дән артык кеше яши. Ел саен бергә җыелып, халык авыл җирлеген Яңа елга бизи.

— Без моны барыбызның да Яңа ел кәефе булсын өчен эшлибез. Быел бәйрәм алдыннан кар аз булды һәм кар сыннарын ясамаска да була иде, әмма без ясарга булдык. Биредә яшәүчеләр үзләре дә актив катнаша һәм үз йортлары янында кар сыннары ясый. Без аларны аерым бүләклибез, — ди җирлек башлыгы.

Быел Күклектә барлыгы 30дан артык кар сыны ясалган.

Сорау-җавап

Традиция буенча, сессия башланыр алдыннан халыкны кабул итү булды. Район башлыгы урынбасары Олег Колпаковка алты кеше мөрәҗәгать итте.

Валентина Андриянова ФАПта медикаментлар булмауга зарланды.

— Безнең өчен бик яхшы ФАП бинасы төзелде, әмма анда беренче кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен каралган дарулар булсын иде. Без шәһәрдән ерак яшибез, ә кешеләр күп, — ди ул.

Алабуга Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров аңлатканча, бу проблема башка авылларда да таралган.

— Хәзер ФАП бинасында интернет юк. Быел үзәкләштерелгән глобаль челтәргә тоташтыру планлаштырыла, чөнки аннан башка касса аппаратлары эшли алмый. Хәзер барлык дарулар да маркировканы уза һәм бу аппаратлардан башка аларны сату мөмкин түгел. Бераз көтәргә кирәк, бу мәсьәлә хәл ителәчәк, — диде ул.

Берьюлы берничә мөрәҗәгать җир һәм милек мәсьәләләренә кагылды. Шулай итеп, Владимир Колбасов кабул итүгә апасы белән килгән. Үз вакытында алар, әтисе үлгәннән соң, милекне рәсмиләштермәгәннәр, ә хәзер моны башкарырга мөмкинлек туган, әмма проблемалар да барлыкка килгән. Олег Евгений улы, авыл халкының барлык җир мәсьәләләрен дә хәл итеп булсын өчен, җир-милек палатасында кабул итү үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте.

Ниләр эшләнгән

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Иске Күклек авыл җирлегендә баннерлар әзерләнгән һәм урнаштырылган, һәлак булган сугышчылар истәлегенә һәйкәл төзекләндерелгән, йөз төп миләш үсентесе утыртылган, барлык истәлекле корылмаларның якын-тирә территорияләре яшелләндерелгән. 9 май көнне

авыл халкы һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алган, ә аннары һәйкәл янына чәчәкләр салган.

Үзара салым программасында да халык актив катнаша. Аның ярдәмендә 111 мең сумнан артык акча җыелган. Республика 450 мең сумга якын акча биргән. Бу акчаларга берничә эш башкарылган, шул исәптән МТЗ-82 тракторына янгын сүндерү өчен тагылмалы җайланма сатып алынган, Мишка-Овраг һәм Черкасово торак пунктларында янгын гидрантлары урнаштырылган.

Узган ел авыл эчендәге юлларны норматив хәлгә китерү буенча зур эш башкарылган. Республика программасы кысаларында Иске Күклек авылында Мәктәп урамына 250 метр озынлыкта асфальт салынган, Бакча урамына 350 метр вак таш түшәлгән, су башнясына бара торган авария хәлендәге юл һәм Мишка-Оврагка чыгу юлы төзәтелгән, Куключка елгасы аша күпергә асфальт җәелгән.

Мишка-Овраг, Түбән Күклек, Черкасово авыллары арасындагы юлларны төзекләндерү мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре

Иске Күклек авыл җирлегендә «Ямалетдинов И.Ф.» крестьян-фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген алып бара. 2020 елда хуҗалык 1 мең 935 гектар бөртекле культуралар чәчкән. Бөртеклеләрнең тулай җыемы 59 мең 985 центнер тәшкил иткән. Уңыш бер гектардан уртача 31 центнер чыккан. Фермер 126 баш мөгезле эре терлек асрый, шуларның 63е − сөт бирә торган нәселле сыерлар. Бүгенге көндә савым бер тоннага якын. Ит сату 20 тонна тәшкил иткән. 2020 елда хуҗалыкта 1 мең 600 квадрат метр мәйданлы сыер абзарында түбә алмаштырылган, сиптергеч сатып алынган.

Җирлектә башка авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә эшләп килә. «Сәлахетдинов» шәхси ярдәмче хуҗалыгында 8 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 5 савым сыеры. Хәзерге вакытта мини-фермалар төзү программасында катнашу өчен җир участогын рәсмиләштерүгә документлар әзерләнә, бу исә савым сыерларының баш санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Атиаз авылында «Шумилин» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Бу хуҗалыкта сарыклар, кәҗә, йорт кошлары үрчетү буенча эш алып барыла. «Мельниковлар» шәхси ярдәмче хуҗалыгында 25 сарык, 4 мөгезле эре терлек, ат бар.

2021 елга планнар:

— Мишка-Овраг авылында Яшел урамы буенча юл ремонты;

— Атиаз авылында урамнарны яктыртуны торгызу;

— Иске Күклек авылында суүткәргечне ремонтлау;

— Черкасово авылында чишмәне төзекләндерү;

— Түбән Күклек авылында Куключка елгасы аша чыгу юлын төзү;

— Иске Күклек авылында Мәктәп урамы буенча юл ремонты.

Балалар өчен шахмат

Сессия кысаларында Иске Күклек авыл җирлеге депутаты Светлана Соколова шахмат клубы өчен шахматлар тапшырды.

— Мине депутат итеп сайлаганда, юлларны төзекләндерү мәсьәләсе кискен торды. Акрынлап бу мәсьәлә, шулай ук ФАП төзелеше һәм клубны ремонтлау мәсьәләләре дә хәл ителде. Бүгенге көндә дә безнең мәктәпкә ярдәм итәргә кирәк. Иске Күклек мәктәбе — районда бердәнбер мари мәктәбе. Ә бүген кечкенә генә бүләк тапшырасым килә, мәктәптә шахмат-шашка классы булсын, − диде Светлана Василий кызы.

Шахмат түгәрәге укытучысы Владимир Кузьмин билгеләп үткәнчә, әлеге шахматка алар бик шат. Аның сүзләренә караганда, балалар түгәрәккә бик теләп йөри. Шахмат балаларның фикерләү эшчәнлегенә яхшы тәэсир итә, бу укуда да уңай чагылыш таба.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: