Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы Илмәт авылында отчет сессиясе узды

Традиция буенча, сессия башланыр алдыннан гражданнарны кабул итү булды.

Сорау-җавап
Авыл халкы үз сорауларын район башлыгы урынбасары Олег Колпаковка җиткерә алды.Нәсимә Кәримуллина Ядегәр авылына газ кертү мәсьәләсе буенча килгән иде.
— 21 ел инде безнең авылга газ кертүне сорыйм. Зинһар өчен, бу мәсьәләне хәл итегез, — дип мөрәҗәгать итте ул.
Район башлыгы урынбасары билгеләп үткәнчә, әле күптән түгел генә газлаштыру буенча киңәшмә үткәрелгән. Алабуга районында әле 8 торак пункт газлаштырылмаган, алар арасында Ядегәр дә бар.
Әлеге торак пунктны газлаштыру өчен өч чакрым урта басымлы һәм бер чакрым түбән басымлы газүткәргечләр салырга кирәк. Тик республика программасына гариза бирү өчен билгеле бер документлар булу зарур. Бу финанс чыгымнар таләп итә. Олег Колпаков әлеге мәсьәлә буенча район башлыгы белән фикер алышырга вәгъдә бирде.

Авыл хуҗалыгы
Бүгенге көндә Илмәт авыл җирлегендә ике фермер хуҗалыгы һәм «Яңа Юраш» агрофирмасы эшли.
Авыл хуҗалыгы җирләренең күп өлешен (2 мең 910 гектар) «Яңа Юраш» агрофирмасы эшкәртә. Урып-җыю эшләре оешкан төстә бара. Узган ел бер гектардан 26,9 центнер ашлык җыеп алынган. Бу хуҗалыкта терлекчелектә дә зур уңышларга ирешәләр. Бүгенге көндә анда 2 мең 164 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 700е — савым сыеры. Ел дәвамында бер сыердан 6 мең 143 литр сөт савылган.
Җирлек башлыгы Рәзимә Мингалеева билгеләп үткәнчә, агрофирмада Илмәттән 30 кеше эшли. Эшчеләр хезмәт хакыннан да, эшне оештырудан да канәгать.
«Шакирҗанов» крестьян-фермер хуҗалыгы игенчелек белән шөгыльләнә. Мисгат Мөхәммәтхан улы 230 гектар чәчүлек җирләрен эшкәртә. Игенчелектән тыш, ул терлекчелек белән дә шөгыльләнә. Хуҗалыгында тегермән дә бар. 1нче һәм 2нче сортлы он халык соравы буенча әзерләнә. Аны шушы авылда яшәүчеләр генә түгел, күрше авылларда яшәүчеләр дә сатып ала.
«Әшрафҗанов» крестьян-фермер хуҗалыгы 730 гектар чәчүлек мәйданын эшкәртә. Бүгенге көндә хуҗалыкта 3 комбайн, 5 трактор, 2 зур йөк машинасы бар. 
Җирлекнең 130 хуҗалыгында 108 баш мөгезле эре терлек, 20 баш савым сыеры, 155 сарык, 7 ат, 1 мең 20 кош-корт исәпләнә.

Җирлекне төзекләндерү
Авыл җирлеге елдан-ел уңай якка үзгәрә. Моның өчен гамәлдәге программалар зур ярдәм күрсәтә.
Үзара салым программасы хисабына авыл халкы җирлек алдында торган мөһим бурычларны хәл итә ала. Узган ел 76 мең 500 сум акча җыелган һәм республика аларга тагын 306 мең сум өстәгән. Нәтиҗәдә, гомуми сумма 382 мең 500 сум тәшкил иткән. Бу акчага тракторга тагылма җиһазлар сатып алынган.
— Быел кышын юлларны кардан чистарту үз тракторыбызда башкарыла. Һәр торак пункттагы урамнар яхшы чистартылган, − диде Рәзимә Тимерхан кызы.
Шулай ук узган ел ял паркына керү юлында брусчатка җәелгән. Аны төзекләндерү эшләре ел саен үткәрелә. Ә быел «Авыл җирлекләре территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасында катнашу кысаларында парк территориясендә спорт мәйданчыгы төзү, өстәмә яктырту җиһазлары урнаштыру һәм башка төзекләндерү эшләре башкару планлаштырыла.
Узган ел Илмәт җирлегендә барлыгы дүрт республика программасы тормышка ашырылган.
Иң мөһим эшләрнең берсе — «Чиста су» республика программасы кысаларында Сәйдәш урамында 100 метр суүткәргеч челтәр алыштырылган.
Авыл җирлекләренә инде берничә ел рәттән урамнарны яктыртуны торгызу буенча республика программасы да зур ярдәм күрсәтә. Әлеге программа кысаларында җирлектә 8 яктырткыч урнаштырылган.
Шулай ук быел Тау башы урамы буенча да асфальт юл ремонтланган, анда мәчет урнашкан. Бу урамдагы юл нык җимерек булган.

2021 елга планнар:
— Илмәт авылының Яр буе урамына керү юлын төзекләндерү;
— Үзәк урамы буенча үзара салым акчасына су челтәрләрен алыштыру;
— Тау башы урамында урнашкан су башнясын үзара салым хисабына койма белән әйләндереп алу;
— үзара салым акчасына Ядегәр авылы зиратын койма белән әйләндереп алу;
— «Торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу» республика программасы буенча урамнардагы яктырткычларны алыштыру;
— Көек авылы урамнарына вак таш җәю;
— зират территориясен төзекләндерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев