Алабуга районы Иске Юраш авылында отчет сессиясе үтте
Иске Юраш авыл җирлеге башлыгы Ренат Юнысов узган елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Сорау-җавап
Сессия шәхси сораулар буенча халыкны кабул итүдән башланды. Аны район башлыгы Рөстәм Нуриев үткәрде.
Равилә Әхмәдишина авыл мәдәният йортын төзекләндерүне дәвам итүне сорап мөрәҗәгать итте.
− Быел түбә ясарга, аннары җылылык үткәрергә кирәк. Киләсе елда икенче катны җылытырга кирәк булачак. Эчке «косметиканы» карарбыз, — дип ышандырды район башлыгы.
Гүзәл Гатауллина Җәлил урамына Интернет үткәрү үтенече белән килгән.
— Без гариза алдык. Чыннан да, бу урамда интернет юк. Безгә бу сорау белән 6 йорт мөрәҗәгать итте инде, монысы җиденчесе. Аны үткәрү өчен күпме сумма кирәк булганын исәпләячәкбез һәм март азагына кадәр барысын да эшләргә тырышачакбыз, − диде «Таттелеком» ГАҖнең Алабуга зона электр элемтәсе узелы җитәкчесе Айдар Фатыйхов.
Авыл халкы тормышы
Бүген авылны төзекләндерүгә аерым игътибар бирелә. Моны Ренат Юнысов та раслады, чөнки алар җирлегендә узган ел шактый эш башкарылган.
Үзара салым җыю нәтиҗәләре буенча узган ел авыл халкы 105 мең 700 сум акча җыйган. Республика бу санны 4 тапкыр арттырган һәм 422 мең 800 сум акча биргән.
Барлык акча да план буенча тотылган. Иске Юрашта Базар урамында балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштырылган. Сосновый Юраштагы зират коймасын да өлешчә алыштырганнар. Атау авылында һәйкәл-обелискка техник паспорт рәсмиләштерелгән һәм балалар уен мәйданчыгы территориясенә межалау үткәрелгән.
Быел авыл халкының үзара салым акчасына да планнары зур. Алар спорт мәйданчыгында шөгыльләнү өчен тренажерлар урнаштыруга, Юрашка елгасы аша плотина төзүгә һәм зиратны өлешчә койма белән уратып алуга тотылачак.
«Яңа Юраш» агрофирмасы ябык акционерлык җәмгыяте — Иске Юраш авыл җирлегендә халыкны эш белән тәэмин итә торган төп хуҗалык. Хуҗалыкны Хәлил Сабирҗанов җитәкли. Агрофирма игенчелек һәм терлекчелек, мөгезле эре терлек, савым сыерлары үрчетү һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә.
Кайбер кыенлыкларга карамастан, хуҗалык үз позицияләрен саклап кала һәм алга китә алган.
Быел уңыш фаразлары уңай. 2020 елда 9 мең 819 тонна ашлык суктырылган, һәр гектардан 26,9 центнер ашлык алынган.
«Яңа Юраш» авыл җирлеге тормышында зур роль уйный. Анда җирле халык эшли, авыл халкы ашлык, салам, печән белән тулысынча тәэмин ителгән. Авылда үткәрелә торган барлык чараларда да агрофирма һәрвакыт төп чыгымнарны үз өстенә ала.
Үзегезне саклагыз
Район башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, узган ел катлаулы да, нәтиҗәле дә булган. Юллар ремонтланган, мәктәп төзелгән, район авылларына да игътибар бирелгән.
Коронавирус белән авыручылар өчен госпиталь ачылды, анда район башлыгы узган елның декабрендә булган иде.
− Район башлыгы буларак, сезгә мөрәҗәгать итәм, үз сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, − диде Рөстәм Нуриев.
Сессиядә чыгыш ясаганда район башлыгы авыл хуҗалыгына зур игътибар бирде. Аны үстерү өчен районда яңа технологияләр куллану планлаштырыла.
Мәсәлән, Малореченскийда «Мир» ҖЧҖендә бер сыердан 29 литр сөт савалар. Аларның нәтиҗәләрен исәпкә алып, район буенча бер сыер тәүлегенә уртача 20 литр сөт бирә. Узган ел Даниядән 928 баш башмак тана кайтарылган. Быел тагын 1 мең 300 башка якын терлек алып кайту планлаштырыла. Хуҗалыкка Лекарево, Мурзиха, Качка авылларында 5 мең гектар җир биреләчәк. Бозауларны, үгезләрне исәпкә алып, 9 мең башка якын мөгезле эре терлек булачак.
Яковлевода да эш кайный. Фиргать Сәлахов тагын бер ферма төзи башлаган.
2021 елга планнар:
— Иске Юраштагы Җәлил урамы буенча 300 метр юлга 1,56 миллион сумга асфальт салу;
— Сосновый Юраштагы юлга 1,5 миллион сумга вак таш җәю;
— Иске Юраш мәктәбендә функциональ зоналарны ремонтлау (870 мең сум);
— «Яңа Юраш» агрофирмасында сенаж өчен траншея төзү.
Авыл кешесенә бүләк
Отчет сессиясе уңай нотада тәмамланды. Иске Юрашта яшәүче Ришат Муллахмәтовка сөт саву аппараты тапшырдылар. Ул билгеләп үткәнчә, мондый бүләк аңа бик кирәк булачак, чөнки аның шәхси хуҗалыгында 6 сыер, 3 үгез, 1 башмак тана, берничә баш бозау һәм бер ат исәпләнә.
— Алабугада сөтне базарда сатам һәм адреслар буенча таратам. Минем бер саву аппараты бар инде, икенчесе миңа өстәмә ярдәм булачак. Мондый бүләк минем өчен бик көтелмәгән булды, — диде ул.
Ришат Муллахмәтов шулай ук җирне мөстәкыйль эшкәртә. Узган ел ул 12 гектарда арпа белән болын үләннәре чәчкән. Моның өчен аның техникасы да бар.
Әйтергә кирәк, иң күп сыер асраучы авыл кешеләре саву аппараты рәвешендә бүләк алачак. Терлекчелек белән җитди шөгыльләнергә җыенучы хуҗалыкларга да финанс ярдәме күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев